Аксубаево
  • Рус Тат
  • Гармун моңнары онытылмый

    Яңа Ильдеряк авылында 90 яшьлек чикне узган кеше яши. Ул - Мария Григорьева. Юбилей тантанасына ветеранны котларга рәсми затлар да килде. - Район җитәкчелеге исеменнән ихлас котлауларны кабул итегез! - дип мөрәҗәгать итте бәйрәм гаеплесенә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. - Сезгә исәнлек һәм иминлек телибез! Ул РФ...

    Яңа Ильдеряк авылында 90 яшьлек чикне узган кеше яши. Ул - Мария Григорьева. Юбилей тантанасына ветеранны котларга рәсми затлар да килде.

    - Район җитәкчелеге исеменнән ихлас котлауларны кабул итегез! - дип мөрәҗәгать итте бәйрәм гаеплесенә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. - Сезгә исәнлек һәм иминлек телибез!
    Ул РФ Президенты В.В. Путинның котлау хатын укыды, чәчәкләр бүләк итте һәм район исеменнән бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды. Бәйрәм гаеплесен Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин да котлады. Таиркиннар гаиләсе йортына бәйрәмгә җыелган туганнары, авылдашлары шатлык хисләрен яшермәделәр.
    - Безнең әни - тыйнак, хезмәт сөючән кеше ул. Әти белән бер-берсен хөрмәт итеп, килешеп, тигез гомер иттеләр, - дип сөйли кызы Татьяна. - Әти Бөек Ватан сугышыннан инвалид булып кайта. Хуҗалыкта бөтен авыр эшне әнинең үзенә башкарырга туры килә. Тормыш итүләре җиңел булмаса да, әти белән әни бер дә төшенкелеккә бирелмәделәр. Әтинең гармунда уйнаганын әни әле дә яхшы хәтерли. Бәйрәм көннәрендә йортыбыздан гармун көйләре агыла иде. Бер кулы булмаса да, гармунда бик шәп уйный иде, район бәйгеләрендә дә катнашты хәтта. Әти-әни безне шундый мохиттә тәрбияләп үстерделәр.
    Юбиляр әбинең тормыш юлы гади. Мария Александровна Чуаш Енорускиносы авылында туып үсә. Күрше авыл егетенә кияүгә чыкканчыга кадәр фермада эшли. Кырда, фермада, ындыр табагында хезмәт куя. Аннан соң лаеклы ялга чыкканчы җирле мәктәптә җыештыручы булып эшли. Мария Александровнаның ире һәм улы күптән бакыйлыкка күчкәннәр инде. Бүген ул кызы гаиләсендә гомер итә. Уңайлы йортта игътибар һәм хөрмәт тоеп, якыннары янәшәсендә гомер йомгагын сүтә ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: