Аксубаево
  • Рус Тат
  • Авылларга һәм урамнарга юл

    Быел район юлларын 51 миллионнан артык сумга вак таш һәм асфальт җәеп төзекләндерү планлаштырылган. Юл эшләре, аксубайлыларны сөендереп, районның төрле өлешендә алып барыла. Набережная урамына да озак көттергән юл киләчәк. Монда юл эшләре башланган инде. Без килгән вакытта төп юл - Сөлчә урамыннан төшү юлын ныгыталар иде. Элек ул машина...

    Быел район юлларын 51 миллионнан артык сумга вак таш һәм асфальт җәеп төзекләндерү планлаштырылган.
    Юл эшләре, аксубайлыларны сөендереп, районның төрле өлешендә алып барыла. Набережная урамына да озак көттергән юл киләчәк. Монда юл эшләре башланган инде. Без килгән вакытта төп юл - Сөлчә урамыннан төшү юлын ныгыталар иде. Элек ул машина йөртүчеләргә бозлавык вакытында мәшәкать тудырып текә булып торса, яңа проект буенча күпкә сөзәкләнәчәк. Урамга вак таш салынган инде. Урам халкы асфальт җәюне түземсезлек белән көтә.
    - Безнең урам туксанынчы елларда төзелгән булганга, асфальт түшәмәле юлны бик көттек. Тик ул хәзер генә төзелә башлады, ә бит безнең урамда юл салучылар да, ветераннар да, бүгенге көндә юл хуҗалыгында эшләүче хезмәттәшләрем дә яши, - дип үз фикере белән бүлеште юл хезмәте ветераны Михаил Вырдин. - Югыйсә олы юл да ерак түгел, ләкин язын-көзен ерып чыга алмаслык саз була. Хәзер инде аяк астыбыз ныклы булыр дип ышанабыз.
    Быел асфальт япмасын Толстой, Рәис Беляев, Профсоюз урамнарына да җәячәкләр. Кайберләрендә әзерлек эшләре башланган инде. Муниципаль юл фондында Сембер һәм Май заводы урамнарын да төзекләндерү планлаштырыла.
    Торак пунктларда урам юл челтәрләрен төзекләндерү программасы кысаларында Урмандеево авыл җирлегендә 3 километр юлга вак ташлы-комлы япма җәеләчәк - ул соңгы пунктта борылыш мәйданчыгы белән Урмандеево аша Заря поселогына таба салыначак.
    2016 елда Татарстан Республикасында уртак файдалануда булган юлларны төзекләндерү программасы кысаларында Чистай-Аксубай-Нурлат әйләнеп узу юлын ремонтлау алып барылачак (без бу турыда язган идек). Моның өчен республика бюджетыннан 90 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: