Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

ҖЫЛЫ БУЛАЧАК

Аксубай универсаль технологияләр техникумында яңа җылыту казанын куллануга тапшырдылар. Заказчылар, подрядчылар һәм газ белгечләренең тулы бер комиссиясе тикшерү үткәреп, аны куллануга рөхсәт бирде. Белгечләр сүзләренчә, яңа җылыту казанын куллануга тапшыру күп кенә өстенлекләр бирә. Техникумга озак еллар хезмәт куйган искесе белән чагыштырганда, яңасы, беренчедән, файдалы коэффицентларны күпкә арттыра. Икенчедән, иске...

Аксубай универсаль технологияләр техникумында яңа җылыту казанын куллануга тапшырдылар.

Заказчылар, подрядчылар һәм газ белгечләренең тулы бер комиссиясе тикшерү үткәреп, аны куллануга рөхсәт бирде.
Белгечләр сүзләренчә, яңа җылыту казанын куллануга тапшыру күп кенә өстенлекләр бирә. Техникумга озак еллар хезмәт куйган искесе белән чагыштырганда, яңасы, беренчедән, файдалы коэффицентларны күпкә арттыра. Икенчедән, иске җылыту казанына 8 кеше хезмәт күрсәтсә, монда ике кеше дә җитә. өченчедән, газны экономияләү берничә тапкырга арта. Барысы да автоматлаштырылган һәм тулы иминлек тәэмин ителгән.
Әлеге җайланма уку бинасын, тулай торакны, гаражларны һәм хуҗалык бүлмәләрен җылылык белән тәэмин итәчәк. Проектның гомуми суммасы 6 миллион тәшкил иткән. Барлык эшләр бер елдан кимрәк вакыт эчендә башкарылды.
- Бездә мораль яктан искергән җылыту казаны эшли иде, - дип аңлатма бирде АТУТ директоры Фәрхат Аюпов. - Без район башлыгы Камил Гилмановка яңа җылыту казанын урнаштыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Яңа җылыту казаны өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Хөкүмәтенә, район башлыгы Камил Гилмановка рәхмәт әйтәсем килә. Хәзер безгә теләсә нинди кыш та куркыныч түгел.
Әлеге проектның заказчысы - ТР Газлаштыру фонды, ә подрядчысы "Таткоммэнерго" РПУ АҖ булды. Фундамент салу һәм җылыту казанын җыюны да кертеп, барлык эшләрне дә Игорь Шугаев җитәкчелегендәге җирле ТКХ МПП башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев