Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Сөлчә елгасына яңа юл “салалар“

Ике атна дәвамында Аксубай халкы Сөлчә елгасы үзәнендә чистарту эшләре барганын күзәтеп торды. Кыска вакыт эчендә дачалардан Золин урамына кадәр елга үзәне агачлар һәм куаклардан чистартылды. Чистарту эшләре Татарстан Республикасы территориясендә су мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру кысаларында башкарыла. - Ә дөресрәк әйткәндә - "2014-2020 елларга Татарстан Республикасының су...

Ике атна дәвамында Аксубай халкы Сөлчә елгасы үзәнендә чистарту эшләре барганын күзәтеп торды.

Кыска вакыт эчендә дачалардан Золин урамына кадәр елга үзәне агачлар һәм куаклардан чистартылды. Чистарту эшләре Татарстан Республикасы территориясендә су мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру кысаларында башкарыла.
- Ә дөресрәк әйткәндә - "2014-2020 елларга Татарстан Республикасының су хуҗалыгы комплексын үстерү" программасы кысаларында. Елга үзәне үз-үзен чистартуга сәләтсез су объекты дип табылган һәм экологик реабилитация һәм яңартылу алырга тиеш. Шулай итеп елга юлын пычратып һәм су агымын тоткарлап торучы тоткарлыклар юк ителәчәк, - дип бүлеште безнең хәбәрчебез белән Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов.
Елга үзәне Тукай урамына кадәр чистартылыр дип планлаштырыла. Аннан тыш, үзәннең юлын үзгәртү дә булачак - Сөлчә урамындагы "зур" күпердән 500 метрга дачаларга кадәр. Чөнки елга буенда шәхси секторлар урнашкан һәм ел саен яз җитү белән елга ярларыннан ташып хуҗалыкларга зыян китерү белән яный. Елганың иске үзәнең туфрак белән каплап куячаклар.
Чистартылган юл таш белән ныгытылачак, аны ике метрга кадәр киңәйтеп куячаклар, әмма елганы тирәнрәк ясау һәм барлык булган корылмаларны алмаштыру программада каралмаган.
Шәхси секторларда яшәүче кешеләр, киресенчә, шат, чөнки яр буйларын куаклардан чистарту язгы ташу вакытында иминлек тәэмин итәчәк. Алар "Регион-16" оешмасының эшчеләре һәм техниканың эшләгәнен кызыксынып күзәтеп торалар. Бистә башкарма комитетында да аларның эшләре белән канәгать, чөнки эшләр вакытында төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев