Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

"Канун хәзер кирәк"

Аксубай районы тарихында беренче тапкыр зоояклаучылар бергә җыелып, "Канун хәзер кирәк!" Бөтенроссия акциясенә туры китереп дүрт аяклы дусларга ярдәм максатыннан акция оештырдылар. Безнең районда күптән түгел Түбән Баланда авылында "Вега" исемле приют ачылды. Аны Марина Симакова һәм аның улы Роман оештырдылар. Бүген приютта 12 эт, 7 көчек, 54 мәче һәм...

Аксубай районы тарихында беренче тапкыр зоояклаучылар бергә җыелып, "Канун хәзер кирәк!" Бөтенроссия акциясенә туры китереп дүрт аяклы дусларга ярдәм максатыннан акция оештырдылар.

Безнең районда күптән түгел Түбән Баланда авылында "Вега" исемле приют ачылды. Аны Марина Симакова һәм аның улы Роман оештырдылар. Бүген приютта 12 эт, 7 көчек, 54 мәче һәм 32 песи баласы бар.
- "Вега" - хайваннар яклаучылар һәм аларны яратучылар өчен юл күрсәтүче якты йолдыз кебек. Безнең приютның максаты - хайваннарны яклау, - дип бүлеште Марина. - Без приюттагы хайваннарны җаваплы, игелекле хуҗалар кулына тапшырырга тырышабыз, "ВКонтакте"да махсус төркем ясадык, анда хайваннар турында сөйлибез, безгә ярдәм итүчеләр өчен хисап ясыйбыз, һәм, әлбәттә инде, ярдәм көтәбез.
Приют хуҗабикәсе ваемсыз кешеләргә караганда игелекле кешеләр күбрәк дип саный. Маринаның анарга ярдәм итүче ирекле ярдәмчеләре бар, алар хайваннарны юындырырга, дәваларга, карарга, хайваннарны алырга теләүчеләр кулына тапшырырга ярдәм итәләр. Әмма приютта яшәүчеләр саны кимеми - аларны урамнарда ташлап калдыралар, "башка кирәк түгел" яки "зур үсте, кечкенә чагында гына бик матур иде" дип приютка китереп бирәләр. Приютның хуҗасы барлыгы һәм район халкы ярдәмендә генә эшчәнлек алып баруы турында уйлап та карамыйлар. Ә акция нәкъ менә ташландык хайваннарга ярдәм итү һәм тәрбиягә алган хайваннарны ташламаска чакыруга багышланган иде.
- Еш кына өйләренә матур эт яки песи баласы алып, кешеләр үзләренә йөкләнә торган җаваплылыкны аңлап та бетермиләр. Ә бит алар шаярып зур күләмдә зарар китерергә сәләтле балалар - аяк киемнәрен кимерәләр яки обойларны ертып ташлыйлар, - дип сөйли волонтер Мария Капитонова. - Ә хуҗалар аны тәрбияләр өчен түгел, ә үз балаларына уенчык кебек уйнар өчен генә алган булганнар - шулай итеп эт яки песи баласы урамга чыгарып ташлана. Без бу турыда дәшми тора алмыйбыз! Без бу турыда сөйләргә, кычкырырга тиеш!
Һәм волонтерлар "кычкырдылар" да - акция катнашучыларының йөрәкләренә үтеп керерлек итеп иң яшь волонтерлар Татьяна Жаренова һәм Роман Симаков башкаруындагы атаклы язучыларның шигырьләре һәм җырлары, флеш-моб, тәрбияләнүчеләр фотокүргәзмәсе, оригами, мастер-класслар белән. Волонтерлар тәм-томнар саттылар һәм аквагриммга һәм мастер-классларга билетлар өләштеләр. Хайваннар турында викторина һәм китаплар күргәзмәсе әзерләгән Аксубай үзәк китапханәләр системасы акция партнерлары булдылар. Монда шулай ук тәрбияләнүчеләргә кирәк-яракларга акча җыю өчен игелек кәрзине куелды, монда ашамлыклар да, дарулар да салынды хәтта.
Акция катнашучылары палаткаларның берсендә урнашкан приют тәрбияләнүчеләре белән таныштылар, аларны кулга алып йөреп килә алдылар - монда халык күп җыелды.
- Без монда яңа дус табырга дип килдек, - дип бүлеште Габдрахмановлар гаиләсе. - Безнең этебез үлде, шуңа күрә без өебезгә эт баласы алырга телибез.
Кечкенә Самира күкрәгенә кечкенә эт баласын кочкан иде. Гаилә шунда ук аның өчен борынчык һәм муенчаклы бау сатып алды.
Әмма барысы да алай җиңел түгел шул, волонтерлар баштан ата-аналар белән киңәштеләр, һәм аннан соң эт баласын алып китүләренә ризалык белдерделәр. Ози кушаматлы песи дә өй тапты - аны Еремеевлар гаиләсе алып китте.
Концерт номерлары арасында акция катнашучыларына этләр һәм мәчеләр турында кызыклы фактлар сөйләделәр. Мисалга, этләр 250гә якын сүзне аңлыйлар һәм юлны светофорның яшел уты кабынгач кына чыгалар. Шулай ук хайваннарны стерильләштерү турында да сөйләделәр.
- Безгә бүген һәм һәр көн саен приют тәрбияләнүчеләрен карарга ярдәм иткән барысына дә рәхмәт белдерәбез, - дип сөйли Марина Симакова. - Безгә район башлыгы Камил Гилманов, китапханәләр системасы мөдире Ирина Анатольевна, ветеринар Ирина Дмитриева (Калмыкова), Көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров һәм исемнәрен әйтергә теләмәгән күп кенә кешеләр һәм волонтерлар ярдәм күрсәтәләр.
Акция азагында "Вега" приютыннан ирекле ярдәмчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Хәйрия кубы ачылды - анда 4800дән артык сум акча булды. Аксубайлылар алып килгән азык п риют тәрбияләнүчеләренә бер атнага җитәчәк. Шуңа күрә "койрыклар" хәйрия ярдәме күрсәтүчеләрне көн дә көтеп алалар. Приют һәм анда тәрбияләнүче хайваннар турындагы мәгълүматны "Зоофонд "Вега"" ВКонтакте төркемендә карап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев