Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Иминлек турында сөйләштеләр

Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы алдагы бәйрәм көннәренә багышланды. Комиссия рәисе - район башлыгы Камил Гилманов, массакүләм бәйрәм чаралары үткәрелү чорында гражданнар үзләрен имин хис итәргә тиеш, дип белдерде. Хезмәтләр һәм ведомстволар алдагы бәйрәм көннәрендә эшләрнең ничек оештырылуы турында хисап тоттылар. Ведомство идарәлегендә булган объектларда террорчылыкка каршы иминлек эшләре...

Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы алдагы бәйрәм көннәренә багышланды.

Комиссия рәисе - район башлыгы Камил Гилманов, массакүләм бәйрәм чаралары үткәрелү чорында гражданнар үзләрен имин хис итәргә тиеш, дип белдерде. Хезмәтләр һәм ведомстволар алдагы бәйрәм көннәрендә эшләрнең ничек оештырылуы турында хисап тоттылар. Ведомство идарәлегендә булган объектларда террорчылыкка каршы иминлек эшләре буенча полиция, мәгариф бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре, коткаручылар да хисап тотты. Әлеге юнәлеш буенча уңай тәҗрибә нәтиҗәләре белән Шәрбән авыл җирлеге башлыгы Дамир Шәрифуллин бүлеште. Комиссия эшенә район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова нәтиҗә ясады һәм, утырыш беркетмәсе барлык хезмәтләр тарафыннан да үтәлергә тиеш, дип ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев