Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Гөмбәләр белән сак булыгыз!

Роспотребнадзор Идарәсе мәгълүматларына караганда, ел башыннан Татарстанда 11 кешенең гөмбә белән агулану очрагы теркәлгән, шулар исәбендә ике бала да бар. Аксубайда мондый хәл күзәтелмәде. Республикада агулану нигездә, өлешчә ашарга яраклы гөмбәләрне (кәҗә гөмбәсе), сирәк очракта үз белдегең белән җыйган яки билгесез кешеләрдән сатып алынган башка төрле гөмбәләрне кулланудан килеп чыккан....

Роспотребнадзор Идарәсе мәгълүматларына караганда, ел башыннан Татарстанда 11 кешенең гөмбә белән агулану очрагы теркәлгән, шулар исәбендә ике бала да бар.

Аксубайда мондый хәл күзәтелмәде. Республикада агулану нигездә, өлешчә ашарга яраклы гөмбәләрне (кәҗә гөмбәсе), сирәк очракта үз белдегең белән җыйган яки билгесез кешеләрдән сатып алынган башка төрле гөмбәләрне кулланудан килеп чыккан. Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында билгеләп үтелгәнчә, гөмбә белән агулану нәтиҗәләре гөмбә төренә генә түгел, аны күпме ашауга, кешенең яшенә һәм аның сәламәтлегенә дә бәйле булырга мөмкин. Сәламәтлекләре начар булган кешеләр, картлар һәм балалар агулануны авыр кичерә. 14 яше тулмаган балаларга гөмбәне бөтенләй ашатмаска киңәш ителә, чөнки аларның организмында кирәкле ферментлар юк. Гөмбәләр җыелган көнне эшкәртелергә һәм һәр төре аерым әзерләнергә тиеш. Агулану билгеләре пәйда булганда үзеңне-үзең дәвалау белән мавыкмаска, мөмкин кадәр тизрәк медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә. Медиклар килгәнче зыян күрүчене тынычлыкта калдырырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев