Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Эсседә үлүчеләр саны арткан

Үткән атнада термометр күрсәткечләре 30 градуслы чикне дә узды хәтта. Чамадан тыш эссе көннәрдә һәр кешегә дә кояш сугуны булдырмас өчен сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Бу аеруча да йөрәк-кан тамырлары авырулары белән чирләүчеләргә уңайсызлык тудыра. - Атна эчендә ашыгыч ярдәм машинасы 210 тапкыр чакыруга чыкты, - дип сөйли ашыгыч...

Үткән атнада термометр күрсәткечләре 30 градуслы чикне дә узды хәтта.

Чамадан тыш эссе көннәрдә һәр кешегә дә кояш сугуны булдырмас өчен сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Бу аеруча да йөрәк-кан тамырлары авырулары белән чирләүчеләргә уңайсызлык тудыра.
- Атна эчендә ашыгыч ярдәм машинасы 210 тапкыр чакыруга чыкты, - дип сөйли ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры Надежда Шугаева. - Чакыруларның күпчелеге артериаль басымның кинәттән күтәрелүе һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә бәйле.
- Августның беренче дүрт көнендә районда 8 кеше якты дөнья белән хушлашты. Аларның алтысы йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интеккән, - дип билгеләп үтте Аксубайның үзәк хастаханәсе баш табибе урынбасары Марсель Ислямов. - Көннәр кызу булган саен кан тамырлары да киңәя. Бу организмда кан әйләнеше күләмен арттыруга китерә, йөрәккә һәм кан тамырларына йөкләнеш арта. Тирләү дә организмның су-электролит балансының бозылуына китерә. Йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшә, су күп бүленеп чыгудан артериаль басым күтәрелә.
2010 елда да аномаль эсседә үлүчеләр санының кискен артуы күзәтелде.
Кызуда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә физик активлык рөхсәт ителми - йөрәккә йөк арта. Кан басымының кискен тирбәлеше күзәтелергә мөмкин. Йөрәк авырулы кешеләр өчен көннең икенче яртысы аеруча да куркыныч.
- Хроник авырулардан интегүчеләр өчен суны чамадан тыш күп куллану да куркынычлы. 60-80 килограмм авырлыктагы кеше (йөрәк авырулы кешеләр күздә тотыла) - тәүлеккә 1 литрдан да артык су эчмәскә тиеш. Әмма кызуда аның күләмен 1,5кә арттырырга мөмкин, - дип киңәш бирде табиб.
Әгәр сездә стенокардия икән, кесәгезгә нитроглицерин төймәсен салып куегыз. Гипертоникларга, кызу вакытта эш күләмен киметүдән кала, су эчүгә да аерым игътибар бирергә кирәк. Организмда кан әйләнеше күләменең артуы аңа бәйле һәм шул сәбәпле кан басымы да күтәрелергә мөмкин. Астма һәм ашказаны җәрәхәте авырулы кешеләргә кояшта озак булу аларның чирләренең кискенләшүенә китерә. Шуңа күрә аларга кояш нурлары астында озак булырга киңәш ителми. Кояш ванналарыннан соң бронхиаль астма һәм ашказаны җәрәхәте өянәге кискен кузгалырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев