Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Ел нәтиҗәле үтте

Яңа Кармәт авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышы узды. Авыл җирлеге башлыгы Илнар Шакиров, елга нәтиҗә ясап, гомумән, халык өчен ел нәтиҗәле булды, дип белдерде. Үткән елда күп эшләр башкарылган, шуның ярдәмендә авыл халкының да тормыш сыйфаты яхшырган. Халыктан җыелган үзара салым акчасына һәм республикадан өстәлгән средствога (гомуми күләме 800 меңнән артык)...

Яңа Кармәт авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышы узды.
Авыл җирлеге башлыгы Илнар Шакиров, елга нәтиҗә ясап, гомумән, халык өчен ел нәтиҗәле булды, дип белдерде. Үткән елда күп эшләр башкарылган, шуның ярдәмендә авыл халкының да тормыш сыйфаты яхшырган.
Халыктан җыелган үзара салым акчасына һәм республикадан өстәлгән средствога (гомуми күләме 800 меңнән артык) Яңа Дума авылында ял паркы төзекләндерелгән; Яңа Кармәт һәм Индустриальный торак пунктлары урамнарына салу өчен вак таш сатып алынган; гражданнар мөрәҗәгате буенча Яңа Кармәт авылында тукталыш павильоны куелган. Үзара салым акчасы шулай ук Рус Кармәте авылының суүткәргеч челтәрен ремонтлауга һәм тотуга; Яңа Дума авылы зиратында карт агачларны кисүгә; Яңа Кармәт авылында христианнар зиратын койма белән тотып алу өчен материаллар сатып алуга кулланылган. 2017 елда авыл җирлеге башкарма комитеты балалар өчен спорт һәм уен мәйданчыгы төзүгә грант откан (250 мең сумлык), бүгенгесе көндә урам спорты һәм уены җиһазлары тупланмалары сатып алынган. Нефтьчеләр ярдәме белән Дума һәм Кармәт авыллары арасындагы юлда чокыр аша кичү вак таш түшәп ныгытылган, анда 4 машина вак таш салынган. Авыл җирлеге территориясендә биш КФХ уңышлы гына эшләп килә. Бер ел эчендә мөгезле эре терлекләр, шул исәптән сөтлебикәләр саны арткан, аларның гомуми исәбе 300 баштан артыгракка җиткән. Узган елда җирлек 481 тонна сөт тапшырган. ЛПХны үстерүгә ташламалы кредитлар бирү милли проекты программасы кысаларында 2017 елда 11 гаилә кредит алган.
Утырышта агымдагы елга бурычлар да билгеләнде. Болар: Яңа Дума авылында чүплекне төзекләндерү, урамнарда һәм зиратларда агачлары кисү, Яңа Кармәт һәм Ямбай авылларында юлларны төзекләндерү эшләрен дәвам итү, Яңа Дума авылы паркын төзекләндерү, Рус Кармәте авылы зиратының агач коймасын алыштыру, Яңа Кармәт авылындагы христиан зиратында башланган эшләрне тәмамлау, Яңа Кармәт авылының берничә урамына яктырткычлар сузу, җирлек территориясендәге биометрик чокырларны төзекләндерү, Яңа Кармәт авылында балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыгы ясау, Яңа Кармәт авылында әйләнеп узу юлында күперне ремонтлау һ.б. 2018 елга су өчен түләүне бер кешегә 65 сум күләмендә билгеләргә планлаштыралар.
Авыл җирлеге башлыгы ел дәвамында эшләрне гамәлгә ашыруда иганәчелек ярдәме күрсәткән кешеләрнең барысына да рәхмәтен белдерде. Аларның иң активлары -.сәламәтлек саклау тармагы ветераны Наталья Малецкова, эчке эшләр бүлеге ветераны Ирек Сәлахов, мәчет имамы Фоат Аюпов район башлыгыннан Рәхмәт хатлары, Гайфетдин Сыраев Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев