Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Билгеләнеш

"Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе" (ТР АЯБ) иҗтимаги төбәк берләшмәсе җитәкчесе итеп аксубайлы Роберт Сәлахов билгеләнде. Роберт Казан Федераль университетын тәмамлаган, ике елдан артык Аксубайның Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәбендә тарих укытучысы булып эшләде. Берүк вакытта районның аграр яшьләр оешмасын җитәкләде. Яшь мөгаллим Татарстан активистлары командасында "Яшь аграрчылар" Бөтенроссия...

"Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе" (ТР АЯБ) иҗтимаги төбәк берләшмәсе җитәкчесе итеп аксубайлы Роберт Сәлахов билгеләнде.
Роберт Казан Федераль университетын тәмамлаган, ике елдан артык Аксубайның Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәбендә тарих укытучысы булып эшләде.
Берүк вакытта районның аграр яшьләр оешмасын җитәкләде. Яшь мөгаллим Татарстан активистлары командасында "Яшь аграрчылар" Бөтенроссия яшьләр форумында катнашты, Татарстан командасы аннан балалар һәм яшьләрнең һөнәри яраклашуына, авыл хуҗалыгы хезмәтчәненең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән "Агрокласс" проекты белән 200 мең сумлык грант алып кайтты. Узган елның сентябрендә Роберт Сәлахов яшь аграрчылар өчен Активлар мәктәбен оештыручылар арасында булды, ә Яңа ел алдыннан "Германиядә яшьләр эшләре. Аграр Германия турында" Россия-Германия программасы кысаларында, республиканың сигез яшь белгече арасында Мюнхен шәһәрендә булып кайтты. Гыйнвар азагында актив, киләчәккә өмете зур булган районның аграр яшьләр оешмасы җитәкчесен республика аграр яшьләр оешмасы җитәкчесе итеп билгеләделәр. Якташыбызга яңа вазифада уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев