Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Бергәләп тәртип салыйк

"Сәләт-Аксубай" клубы фәннән кала экология юнәлешендәге проблемалар белән дә кызыксына. Аксубайның 3 нче мәктәбендә макулатура җыю игълан ителгән иде, аңа сәләтлеләр дә актив кушылды. Алар өйләр буенча йөреп, алынган заявкалар буенча макулатура җыйдылар, үзләре дә өйләреннән алып килделәр. Каникуллар чорында клуб активистлары балалар бакчаларында экология дәресләре оештыралар. Күптән түгел район...

"Сәләт-Аксубай" клубы фәннән кала экология юнәлешендәге проблемалар белән дә кызыксына.
Аксубайның 3 нче мәктәбендә макулатура җыю игълан ителгән иде, аңа сәләтлеләр дә актив кушылды. Алар өйләр буенча йөреп, алынган заявкалар буенча макулатура җыйдылар, үзләре дә өйләреннән алып килделәр.
Каникуллар чорында клуб активистлары балалар бакчаларында экология дәресләре оештыралар. Күптән түгел район үзәгенең "Кояшкай" балалар бакчасында "Бергәләп тәртип салыйк" мастер-классы уздырылды. "Сәләт-Аксубай" нәниләргә экологик мультфильм тәкъдим итте һәм мастер-класс үткәрде.
- Экология юнәлешендәге проблемалар белән кызыксына башлаганнан соң, без җитәкчелектән Аксубайдан күпме чүп-чар чыгарылуын сорадык, - дип сөйли "Сәләт-Аксубай" клубы рәисе Ләйлә Моратшина. - Көн саен унар (!) тонна каты-көнкүреш калдыклары чыгарыла икән. Ләкин, шуңа өстәп, санкциясез чүплекләр дә ачыкланып тора. Чүп-чарны чокырларга ташлыйлар, чүп тартмалары янына өеп куялар. Шул рәвешле олылар яшь буынга нинди үрнәк күрсәтә соң? Форсаттан файдаланып, аксубайлыларга барыбызга да таныш "Җыештырган урында түгел ә, пычратмаган урында чиста" дигән мәкальне кабатлап үтәсем килә. Планетада тәртип аздан башлана - бүлмәдән, йорт яны территориясеннән, урамнан, бистәдән. Әйдәгез, бергәләп тәртип салыйк. Клубның табигатьне саклау юнәлешендә кулланган чаралары нәтиҗәләр китерә башлаган инде.
Клуб әгъзалары - Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында "Мәктәп экопатруле"н актив кулланучылар. Алар ярдәме белән күп кенә чүплекләр ачыкланган һәм юк ителгән. Клуб табигатьне саклау хәрәкәтен хуплау буенча да үз эшчәнлеген дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев