Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган җирем хезмәт итәргә көч бирә

Үзен аямыйча хезмәт куйган

80 нче елларның икенче яртысында дәүләттә үзгәрешләр җиле күтәрелә һәм эштә каршылыклы хәлләр килеп чыга башлый.

Шуңа да карамастан “Труд” совхозы директоры Алексей Кудрявцев эшчеләр өчен фатирлар төзүне һәм аларның хезмәт шартларын яхшыртуны дәвам итә.

Аның Кәкре Күлдә җитәкче сыйфатында алты ел эшләү чорында егермедән артык фатир төзелә. Ферма корпусларының һәрберсендә симертү бүлеге оператор-терлекчеләре өчен тамак ялгап алу һәм душ керү бүлмәләре булдырыла. Ә авыл халкы өчен директор авыл үзәгендә пар, сауна һәм чәй бүлмәсе белән мунча комплексы төзи.

Бүген дә, утыз елдан соң, «Труд» совхозы ветераннарының үзләренең элеккеге җитәкчеләрен җылы, рәхмәт сүзләре белән искә алулары очраклы түгел.

– Безнең турыда Кудрявцев кебек кайгыртучы кеше булмады, – диләр алар. – Иремне совхоз директоры итеп билгеләгәч, ә бу 1986 елда булды, без аның белән беренче тапкыр Кәкре Күлдә булдык һәм мин шаккаттым, – дип искә алды Алексей Ивановичның хатыны, педагогика ветераны Надежда Ивановна. – Беренче эш итеп ул мине фермага алып килде, анда алты айдан алып өч йөз баш үгез асрала иде. Без, машинаны ферма бинасыннан ерак калдырып, җимерек корпусларга кадәр җәяү атладык, чөнки алар янына машина белән үтеп булмый иде. Сыек тирес эченнән көчкә атлап бардык. Ул чакта мин ирем бу хуҗалыкны ничек аякка бастырыр икән, дип бик борчылдым. Әмма ул эшне бик уңышлы алып барды. Ә инде ул эштән киткәндә симертүдәге терлекләр баш саны өч меңнән артыкка җиткән иде... Фермалар корпусын вак таштан ясалган юл боҗралады, әйтергә кирәк, “Волчий” дип аталган авылдан ерак түгел чокырдан ул аны үзе дә чыгаруда булышты.

– Анда миллионлаган еллар элек тупланган катлам шактый калын булып өслеккә чыккан иде, – дип искә алды Алексей Иванович. – Без табигать биргән бүләктән менә шулай файдаланырга булдык. 80нче еллар ахырына колхозлар таркала башлагач, ә ”Труд” совхозына, “Кәкре Күл” совхозы итеп үзгәртелүгә бәйле рәвештә, хуҗалыклардан мөгезле эре яшь терлек һәм терлек азыгы керми башлый һәм директор яшь терлекләрне үзләрендә алу өчен, сыерлар асрарга карар кыла.

Тик моның өчен иң беренче чиратта чәчү мәйданнарын киңәйтергә кирәк була, ә “Кәкре Күл” совхозы кырларын, киресенчә, күрше хуҗалык файдасына кисә башлыйлар. Ә бит совхозның атлар абзарында нәселле атлар саны да арта, аларның иң яхшылары илнең сигез ипподромында тәрбияләнгән! Бу турыда Татарстаннан читтә дә яхшы белгәннәр.

Сортлы орлыклар кирәк булу да Кудрявцев өчен проблема тудырмый. Тик монда да каршылыклы хәлләр килеп чыкмый калмый. Шулай да Алексей Кудрявцев, җитәкче буларак, ниятләнгән эшләрне тормышка ашыруны дәвам итә.

Әмма бартер һәм аның алыштыргысыз юлдашы буталчыклы вакытлар ул көткәннән дә иртәрәк килеп җитә. “Кәкре Күл” совхозының уңышлары барысына да ошамавын директор яхшы сизә. Моны да бүген аңларга була – җиң сызганып эшләү сәләте барысына да бирелмәгән. Алексей Иванович бу бай тарихлы данлыклы авылдан ике яктан да каен посадкалары утыртылган юл буйлап китә. Аларны бүген дә кәкрекүллеләр Кудрявцев посадкасы дип атыйлар.

Басуларның уңдырышлылыгын арттыру максаты белән аның шәхси катнашында утыз өч гектарда каен үсентеләре утыртыла. Бәхеткә, аңа озак вакыт эшсез торырга туры килми. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында, аның атларга карата үз карашын һәм аларның чемпионнарын тәрбияләүдәге уңышлары турында белеп, «Чистай дәүләт нәсел атлары» предприятиесе директоры постын биләүне тәкъдим итәләр.

Чистай дәүләт атлар асрау заводы атлар үрчетүне оештыру буенча чаралар үткәрә. Алексей Кудрявцев җитәкчелегендә дәүләт ат заводы белгечләре атлар үрчетү һәм яңа токымнар чыгару буенча зоотехник чараларны гамәлгә ашыралар. Чистай дәүләт ат абзарына уннан артык район беркетелгән була, шул исәптән Аксубай районы да.

Алексей Иванович лаеклы ялга киткәнчегә кадәр бу эшкә бөтен көчен һәм иҗади илһамын кертә. Ул шулай ук партия район комитеты инструкторы, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече, «Аксубай» совхозында директор Николай Шугаев кул астында башлангыч партоешма секретаре булып эшләгән чорларда да үзен аямыйча тырышып хезмәт куя. Ул башкача күнекмәгән дә. Чөнки аның әнисенең нәселе буенча Яңа Ильдеряк авылында туып-үскән бабасы Куликов Василий Никифорович 20нче гасырның утызынчы елларында “Фордзон” тракторында беренче буразна ярган беренче колхоз рәисе булган.

Бүген Алексей Иванович 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бүген аның әйтер сүзе бар. Чөнки аның өчен иң мөһиме – кешеләр фикере түгел, ә вөҗдан тавышы була. Бөтен гомер, бөтен көч төп миссия – кече ватанының чәчәк атуына бирелгән. Аларның Надежда Ивановна белән тәрбияләп үстергән улларының өчесе дә әтиләре үрнәгеннән дә яхшырак үрнәк булмавын беләләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев