Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган җирем хезмәт итәргә көч бирә

Хуҗалыкны да үстерә, авылга да ярдәм итә

Валерий Сапеевның крестьян-фермер хуҗалыгы районнан читтә дә билгеле.

Ул үзенең җитештерү эшчәнлеге буенча уникаль. Биредә тәҗрибә алу өчен башка районнардан фермерлар, белгечләр берничә тапкыр булып киттеләр инде. Республиканың авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре бирегә районда иң яхшы хуҗалыкларның берсе буларак киләләр. Фермерлык хуҗалыгында эш масштабы күпне күргән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен дә таң калдырырга мөмкин.

Уңышка ирешүдә фермерның эшлекле сыйфатлары, тырышлыгы ярдәм итә.

– Бер урында гына торырга түгел, эшләргә, даими үсәргә кирәк, – дип фикер йөртә Валерий Сапеев. Ул – максатчан һәм алга карашлы кеше.

Аның чираттагы бурычы – катнаш азык цехы һәм 33,0 млн. сумга 18000 башка исәпләнгән казлар фермасы төзү буенча инвестицион проект. Сапеев КФХсы бу максатлар өчен 19,8 млн. сумлык грант отты. Хәзерге вакытта хуҗалыкта булачак объектларны төзүмонтажлау буенча эшләр алып барыла. Соңгы елларда предприятиедә үзгәрешләр күп булды. Шул исәптән цифрлаштыру планында да. Биредә көтү һәм ашату белән идарә итү программалары җайга салынган. Җәйге сезонда кошчылык фермасында 9000 баштан артык кошкорт асрала. Фермерның эшчәнлекне җәелдерү буенча киләчәккә планнары зурдан. Ул үзенең кече ватанын ярата һәм аның иминлеге һәм чәчәк атуы өчен үз өлешен кертергә тырыша.

– Валерий Сапеев Тарханка авылында төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүдә һәрчак ярдәм итә, – дип сөйли Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков. – Кирәк булганда транспорт белән дә булыша, финанс ярдәме дә күрсәтә. Аның катнашында быел авыл балалары өчен ял итү мәйданчыгы төзедек. Балалар да, олылар дә канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев