Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган җирем хезмәт итәргә көч бирә

Хезмәт юлын терлекчелеккә багышлый

«МОЛКО» сөтчелек комплексында терлекче Григорий Сулбаев уңышлы эшли.

Хезмәтчәннең фермада эшләү стажы утыз елдан артык. Ул башта «Октябрь», аннары «Маяк» колхозында ферма мөдире булып эшләгән әтисе Владимир Васильевичның эшен дәвам итүче. Ул елларда аның җитәкчелегендә ферма районда алдынгыларның берсе була. Әтисенең эшкә җаваплы карашын, үз эшең өчен бөтен күңелең белән җан ату үрнәген аның улы кабул итеп алган.

Григорий армиядән кайткач товарлыклы-сөтчелек фермасына эшкә урнаша. Терлекчелек эшен яхшы белә – әтисенә ярдәм итеп, һөнәр серләрен яшьтән үк белеп үсә.

Трудолюбово авылында сөтчелек комплексында ул 2008 елдан бирле эшли. Ул эшләгән участок җаваплы – бозаулар абзары, биредә туганнан алып өч айга кадәр бозаулар яши. Терлекче үз эшен белеп башкара. Аның төркемендә бозауларны ашату, тәрбияләү яхшы җайга салынган. Тәрбия яхшы булгач яшь терлекләр сәламәт булып үсәләр, көн саен 900 грамм авырлык туплыйлар. Бу – булачак сөт көтүе.

– Григорий Сулбаев – намуслы хезмәтчән, – дип сөйли товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Рафаэль Канәфин. – Ул төп эштән тыш нәрсә дә булса башка хезмәт башкарырга кирәк булса, беркайчан да баш тартмый, тәртипле, тырыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев