Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган җирем хезмәт итәргә көч бирә

Хезмәт юлын терлекчелеккә багышлаган

«Аксу Агро» ҖЧҖ сөтчелек комплексы сыер савучысы Рузалия Гатауллина елдан-ел яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

Җитештерү күрсәткечләре буенча сөтчелек комплексы – иң нәтиҗәле терлекчелек предприятиесе. Биредә көн саен 28 тоннадан артык сөт савалар, бу узган елгы күрсәткечләрдән шактый артык. Бер сыердан савып алынган уртача тәүлеклек савым – 20 килограммга якын. Бу – район буенча товарлыклы-сөтчелек фермалары арасында иң югары күрсәткеч. Уртак нәтиҗәдә бозаулату бүлеге сыер савучы Рузалия Гатауллинаның да өлеше бар.

– Рузалия Хафиз кызы – башкаручан, җаваплы хезмәтчән, – дип сөйли сөтчелек комплексы мөдире Сәгыйт Җәләлетдинов. – Үз бурычларына зур җаваплылык белән карый. Комплекс терлекчеләренең тату коллективында абруй казана.

Бу терлекче тәрбиясендә – беренчегә буаз таналар. Рузалия Хафиз кызы әлеге категория терлекләрнең үзенчәлеген яхшы белеп хезмәт куя. Бозаулаганнан соң бозауларны сыерлардан аералар, ә яңа бозаулаган таналарга, сөтне арттырсыннар өчен, аерым тәрбия кирәк. Һәр көнне алар белән эшләп, савымчы сөт җитештерүгә нәрсә ярдәм итүен белә. Ул зур эш тәҗрибәсенә ия – бөтен хезмәт юлын терлекчелеккә багышлаган. Сөтчелек комплексына эшкә ул оешкан көннән үк килә, моңа кадәр дә Иске Ибрайда фермада сыер савучы булып эшләгән.

Быел ул Тәтештә узган машина белән сыер саву операторларының 49нчы Республика бәйгесендә районны тәкъдим итте. Үзенең белемен, һөнәри осталыгын күрсәтте һәм үз номинациясендә җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев