Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган җирем хезмәт итәргә көч бирә

Ветеринар һөнәреннән кала, үзем өчен башка эшне күз алдына да китерә алмадым

«Һөнәр буенча иң яхшы» республика бәйгесендә «Иң яхшы терапевт» номинациясендә җиңүче дип Аксубай ветеринария берләшмәсе җитәкчесенең дәвалаупрофилактика эшләре буенча урынбасары Айгөл Нәфыйгина танылды.

Бу – аның һөнәри эшчәнлеге өчен бердәнбер бүләк түгел. Айгөл Нәфыйгина район җитәкчелегеннән дә, ТР Баш ветеринария идарәсеннән дә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министырлыгыннан да билгеләп үтелгән.

Ветеринар һөнәрен алу – аның тормышында нигезле факт. Айгөл Нәфыйгина кырык елдан артык гомерен ветеринария хезмәтенә багышлаган әтисе Мотыйгулла Насыйх улы Төхвәтуллинның эшен дәвам итүче. Гаилә ветеринария берләшмәсе белән янәшә яши, бала чагы һәм яшьлеге әлеге учреждение территориясендә уза, сөйләшү дә бары тик хайваннар турында гына була.

– Мин ветеринариядән тыш башка эшне күз алдына да китерә алмадым, – ди Айгөл Мотыйгулла кызы. – Чөнки мине бары ул гына әйләндереп алган иде.

1999 елда ветеринария академиясен тәмамлый һәм ветеринария берләшмәсенә эшкә урнаша. Төрле участокларда эшли. Лабораториядә табиб-терапевт, эпизоотолог һәм ветеринар инспектор булып эшли. 2014 елдан дәвалаупрофилактика эшләре буенча җитәкче урынбасары. Әлеге вазифада башкарган бурыч – идарә характерында. Ул йогышлы булмаган терлекләр авыруларын профилактикалау белән бәйле.

Бу терлекләрне дәвалауның нәтиҗәле, заманча ысулларын практикага кертү. Чөнки йогышлы авырулардан тыш, терлекләрне асрау, ашату шартларында килеп чыккан авырулар да шактый. Әйтик, терлекләргә салкын тию организмда бозыклыкларга һәм авыр сулыш алу юллары һәм башка мөһим органнар авыруларына китерергә мөмкин.

Мондый хәлләргә юл куймас өчен хуҗалыклар җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә торырга, профилактикалау мәсьәләләре буенча киңәшләр бирергә, кагыйдә бозуларны бетерүгә ирешергә кирәк. Боларга өстәп, ветеринария берләшмәсендә ул автоматлаштырылган Меркурий мәгълүматлар системасы белән дә эшли.

– Айгөл Мотыйгулла кызы безнең учреждениедә мөһим юнәлешне – профилактикалауны алып бара, – дип билгеләп үтте район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин. – Ул үз эшенә бик җаваплы карый, белеме һәм егерме елдан артык вакыт эчендә тупланган тәҗрибәсе аңа уңышларга ирешүдә ярдәм итә.

Аның көндәлек вазифалары документлар, килешүләр, ветеринария белгечләре белән аралашудан гыйбарәт. Бу – фермаларда терлекләр сәламәт булсын өчен иң кирәкле һәм мөһим эшнең бер өлеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев