Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган җирем хезмәт итәргә көч бирә

ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына лаек булды

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын алды.

Бу югары бүләкне Фәндәс Госман улына район Советының йомгаклау утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Камил Гилманов тапшырдылар.

Министрлар Кабинеты Рәхмәте – белгеч хезмәтенә лаеклы бәя. Ул авыл хуҗалыгы тармагына күп еллар багышлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1995 елда Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң «Майна» күмәк хуҗалыгында эшләүдән башлый. 2004 елда әлеге хуҗалык җитәкчесе итеп билгеләнә, дүрт елдан соң аграр университетны галим-эколог белгечлеге буенча тәмамлый. Хуҗалык үзгәртеп корылгач, Фәндәс Гафиятуллинга «ВАМИН-Аксу» ҖЧҖнең башкарма директоры вазыйфасын ышанып тапшыралар. Ул 12 ел дәвамында шушы авыл хуҗалыгы берләшмәсендә хезмәт куя, оештыру сәләте һәм эшкә җаваплы карашы белән аерылып тора. Соңгы дүрт елда район авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча консультанты булып эшли.

Игенчелек – районда төп тармакларның берсе. Бу – орлыкларга бәйле мәсьәләләрдән алып, урып-җыюны уңышлы төгәлләүне үз эченә алган эшчәнлекнең киң спектры.

– Фәндәс Госман улы – үз юнәлешендә белемле һәм тәҗрибәле белгеч, – дип тасвирлый район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов. – Ул үз эшенә зур җаваплылык белән карый һәм хөрмәткә лаек.

Игенчелек буенча консультант район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең агрономия хезмәтләре эшчәнлеген координацияли, игенчелектә алдынгы технологияләр кертү мәсьәләләрен җайга сала. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре белән элемтәдә тора, эш буенча басу-кырларда еш булырга туры килгәнлектән, күп кенә механизаторларны шәхсән танып белә. Идарә коллективында да бу тыйнак, гадел кешегә зур хөрмәт белән карыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев