Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган җирем хезмәт итәргә көч бирә

Тәмле ипине бары тик уңган куллар гына пешерә ала

Рабига Хәлилова «Актай» ҖЧҖнең җитештерү участогында технолог булып 44 ел уңышлы эшли.

Рабига Хәлилованың бөтен хезмәт юлы бер предприятиедә узган. 1978 елның 3 апрелендә Аксубай яшелчәләр киптерү заводына Казан кооператив техникумын тәмамлаганнан соң килә (яшь белгечнең дипломында бары тик югары баллар гына була, шуңа күрә аңа эш урынын үзенә сайлау хокукы бирелә – кыз үз районын сайлый). Берничә ел лаборант булып эшли, аннан соң калган хезмәт елларын тулысынча технолог һөнәренә багышлый.

–Предприятиегә эшкә килгәндә, биредә дистәләгән төрле әйберләр җитештерелә иде, ипи пешерү буенча гына махсуслашканга күрә, миңа эшнең асылына урында төшенергә туры килде. Хезмәттәшләрем, шул исәптән Светлана Бочкарева бик ярдәм иттеләр, – дип сөйли Рабига Шәриф кызы.

Халык телендә, яхшы ипине бары тик игелекле куллар гына пешерә ала, дигән гыйбарә бар. Рабига Хәлилова җитәкчелегендә биредә үз эшләренең чын осталары Халидә Галлямова, Галина Якушкина, Антонина Краснова, Эльвира Абдрахманова хезмәт куя. Үз эшеңне яратып башкарганда, әлбәттә инде, ризык уңа. Күпчелек аксубайлыларның «үз» ипиләренә тугры калулары сер түгел, гәрчә хәзерге вакытта әлеге продукцияне сайлау зур булса да.

– Рабига Шәриф кызы – үз эшен зур җаваплылык хисе белән башкара торган кеше, – дип билгеләп үтте «Актай» АПК директоры Ришат Сруртдинов. – Ул үз эше өчен җан ата. Җитмешенче еллардан бирлебик күп үзгәрешләр булган, шул исәптән техник җиһазландыру планында да. Әмма технолог белгечлеге роле үзгәрешсез кала.

– Эшләнмәләрне рецептура буенча җитештерсәк тә, без кешеләрнең үз продукциябез турындагы фикерләрен игътибар белән күзәтәбез, – дип сөйли Рабига Шәриф кызы. – Һәм аларның теләкләрен канәгатьләндерергә тырышабыз. Предприятиедә җитештерелгән икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре, районның авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәләрендә даими тәкъдим ителә һәм яхшы бәяләмәгә лаек. Шулай ук Казан авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә Аксубай предприятиесенең традицион ипи һәм икмәк-булка әйберләреннән башка үтми.

Рабига Хәлилова – биш балага гомер бүләк иткән ана, җиде оныгының игелекле, яраткан әбисе. Ул 92 яшьлек әнисен дә тәрбияли. Эш, өй, балалар – барысына да өлгерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев