Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган җирем хезмәт итәргә көч бирә

Шәхси ярдәмче хуҗалык – лаеклы тормыш белән яшәү ысулы кебек

Районның матур табигать кочагында урнашкан авылга Трудолюбово дигән исем юкка гына бирелмәгәндер.

 Биредә, чыннан да, шәһәрләргә таралырга ашыкмый торган хезмәт сөючән халык яши.  Халык биредә үз көченә һәм крестьян хуҗалыгы алып баруга исәп тотарга күнеккән. Трудолюбовода Светлана Тарасова җитәкләгән муниципаль органның административ үзәге дә урнашкан.

Җирлектә эре фермер хуҗалыклары юк, әмма җирлек составына кергән сигез торак пунктта яшәүче һәр гаиләдә шәхси ярдәмче хуҗалык бар.

Трудолюбово авыл җирлегендә җитештерелгән продукцияне сату белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмче хуҗалыклар да бар. Ул гаиләнең тормыш ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә. Әлбәттә, моның өчен хуҗалыкта бер генә баш сыер асрау аз, ким дигәндә биш сыер кирәк.

–Безнең җирлектә дә шәхси хуҗалык алып баруда лаеклы тормыш белән яшәү мөмкинлеген күрүчеләр һәм мал-туарны карау буенча көндәлек тырыш хезмәттән курыкмаучылар бар, – ди җирлек башлыгы Светлана Тарасова. – Әйтик, Александр Ванчурин, Рафаэль Канәфин һәм Фаил Хәмидуллин 5-6 шар баш савым сыеры асрыйлар. Ильяс Хәйруллин һәм Идрис Гатин хуҗалыкларында – өчәр, Александр Логинов һәм Анатолий Касъянов хуҗалыкларында икешәр сыер бар. Күпләр умарта тота. Умарта кортлары ишегалдында гына дияргә була. Бал кортлары да бик зур хезмәт таләп итә.

Бездә умартачылык белән җитди шөгыльләнүчеләр дә бар. Александр Логинов, Александр Ванчурин, Николай Сергеев, Өлфәт Минебаев, Илһам Фатыйхов умарталыклар тоталар. Сүз уңаенда, Илһам Фатыйховның үз пилорамасы да бар.

Шәхси хуҗалыкларда мал-туар асраучыларга яисә умарта тотучыларга, шәхси ихтыяҗлар өчен кирәк булганнан да күбрәк яшелчә үстерүчеләргә без артып калган продукцияне Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сату мөмкинлеге тудырабыз. Ә Иван Логинов исә умартачылык продукциясен башкаланың Агропаркында безнең авыл җирлеге исеме астында сатуны гамәлгә ашыра. Бу бал гына түгел, шулай ук бал икмәге, балавыз һ.б.лар да. Безнең шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар, нигездә, барысы да үз көчләренә генә исәп тоталар.

Шәхси ярдәмчехуҗалык нәрсә ул? Бу – бер гаилә әгъзаларының шәхси хезмәтендә аның эчке ихтыяҗ ларын канәгатьләндерерлек авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өчен оештырылган хуҗалыклар. Ә алардан, башка тормышны, әйтик, шәһәрдә яшәүне сайлау җиңелрәк булмадымы, дип сорасаң, алар, һичшиксез, туган ягым, туган җирем хезмәт куярга көч бирә, дип җавап бирәчәкләренә бер дә шикләнмим. Бүген авылда яшәүчеләр, үз тормышларын кече ватаннарыннан башка күз алдына да китермиләр.

Шулай да күпчелек очракта шәхси хуҗалыклар үз продукциясен аз күләмдә сата. Сөтне, нигездә, авылдашларына саталар яки кыйммәтле чимал сатып алучыга тапшыралар.

Трудолюбово авыл җирлегендә шәхси хуҗалыклар җитештергән сөтне Галина Ласточкина һәм Геннадий Карандаев сатып ала. Җирле хакимият органы бухгалтеры Елена Ягудина сүзләренә караганда, китерелгән продукция өчен акча һәр айның 15 һәм 30 числоларында вакытында түләнә.

Авыл хуҗалыгы тәҗрибәсе һәм тарихы һәр заманда, шул исәптән дәүләт икътисады кризисы чорында шәхси ярдәмче хуҗалык авыл гаиләсенең тормыш чыганагы булуын раслый.

Безнең республикада бүген крестьян-фермер хуҗалыклары белән беррәттән, крестьян хуҗалыклары да халыкның керемнәрен формалаштыруда мөһим роль уйный. Алар шулай ук дәүләтнең азык-төлек иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев