Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган җирем хезмәт итәргә көч бирә

Намуслы хезмәте өчен бүләккә лаек булды

Агросәнәгать комплексында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен «Аксу Агро» бүлекчәсе идарәчесе Радик Сөләймановка Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Ул 30 ел гомерен авыл хуҗалыгында эшләүгә багышлаган. Күп еллар терлекчелектә хезмәт куйган. Радик Минәсхат улы, нинди генә кыенлыклар килеп туса да, сайлаган һөнәренә тугры белгеч. Соңгы елларда ул «Аксу Агро» ҖЧҖнең «Мюд» филиалы бүлеге идарәчесе булып эшли. Бүлекнең җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге өчен җавап бирә. Аңа киң даирәле һәм күпкырлы мәсьәләләрне хәл итү буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Хуҗалык үзенә йөкләнгән бурычларны уңышлы үти алсын өчен, аңа кайчакта кадрлар, логистика белән бәйле күпсанлы проблемаларны һәм нечкәлекләрне чишәргә туры килә.

Филиал директоры Газыйм Шәрәпов аның турында ышанычлы һәм җаваплы кеше дип сөйләде.

– Радик Минәсхат улы зур практик тәҗрибәгә һәм хуҗалык итү осталыгына ия, – дип билгеләп үтте ул. – Ул предприятиене, хезмәтчәннәрне яхшы белә, катлаулы җитештерү мәсьәләләрен уңышлы хәл итә.

Идарәчегә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын республика комиссиясе составында филиалның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерергә килгән ТР буенча Россельхозүзәк филиалы җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов тапшырдылар. Сүз уңаеннан, хуҗалык техниканы кыр эшләренә әзерләү буенча югары бәя алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев