Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган җирем хезмәт итәргә көч бирә

Хезмәт шатлык китергәндә

Валентина һәм Николай Крюковлар Ульян өлкәсенең эре совхозларының берсендә унбиш елдан артык эшләгәннәр, алар анда 90нчы еллар башында яхшы хезмәт һәм тормыш шартлары эзләп китәләр.

 Гаиләдә дүрт малай тәрбияләнеп үсә, аларның үсеше өчен шартлар булдыру ата-ана өчен һәрчак өстенлекле була.

–Күп кенә гаиләләр азыктөлеккә кытлык кичергәндә, безнең улларыбыз бернигә дә мохтаҗлык кичермәделәр, – дип сөйли Валентина Владимировна. – Дөрес, моның өчен миңа педагог һөнәре турында онытырга һәм теләсә нинди эшне башкарырга туры килде, бары тик эш хакын вакытында гына түләсеннәр. Нигездә сыерлар саудым. Үз хуҗалыгыбызда да маллар асрадык, өстәлдә бар да үзебезнеке иде. Механизатор ирем яхшы хезмәт хакы алып эшләде. Әмма еллар узу белән икебез дә туган Сөнчәле авылын сагынып яши башладык һәм кече ватаныбызга әйләнеп кайтырга карар иттек. Җирнең тарту көче бездән көчлерәк булып чыкты. Башта Николай кайта һәм өй торгызырга ниятләнгән участокта беренче булып терлекләр өчен җылы абзарлар төзи.

Крюковларның ишегалды, чыннан да, күләме белән дә, бар җирдә хөкем сөргән чисталыкпөхтәлеге белән дә шаккатыра. Мәсәлән, савым сыерлары асралган абзарда үзенчәлекле ис бөтенләй юк.

Николай Матвеевич дәүләт ярдәме белән мини ферма төзи һәм сөт терлекләре асрау белән шөгыльләнә башлый. Бүген өч сыер савыла, дүртенчесе без килер алдыннан гына диярлек бозаулаган. Мартта да Крюковлар хуҗалыгында, шулай ук, тулылану көтелә. –Әлбәттә, өлкән яшьтә булгач, безгә бу кадәр хуҗалыкны алып бару кыенрак, улыбыз Михаил һәм киленебез Аля ярдәм итә, – дип билгеләп үтте йорт хуҗабикәсе.

– Әмма без моннан күпме шатлык алабыз! Чын канәгатьлекне бары үз хезмәт нәтиҗәсеннән генә алырга мөмкин булуын тулы нигез белән әйтә алам. Без берберсе белән ядәмләшеп, барысы да бертөрле мәнфәгатьләр белән яшәгән туган авылыбызга әйләнеп кайтуыбызга шатбыз. Бергә эшлибез, өйләр төзибез, бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез. Күпләр безнең кебек шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерү белән шөгыльләнә. Шул исәптән яшьләр дә.

Авыл җирлеге башлыгы Ирина Крайнова җитәкчелегендәге җирле хакимият, моның авыл кешесе өчен төп табыш чыганагы булуын яхшы аңлап, авыл кешеләренең шәхси хуҗалыкларын үстерергә омтылышын бик теләп хуплый. Җирле үзидарә башлыгы хәбәр иткәнчә, Сөнчәле авылында гына да узган елда алты шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү өчен грантлар алганнар.

Тик эшне законлы алып бару өчен, башта теркәлергә кирәк. Ә бу процесс берьюлы берничә этаптан тора. Һәм бу эштә дә җирле хакимият органы ярдәменнән башка булмый.

–Бүген дәүләттән алырга мөмкин булган төп грантлар – «Яңа эш башлаучы фермер» һәм «Гаилә фермасы» программалары буенча, – дип сүзен дәвам итте Ирина Викторовна. – Ике программа буенча да акчаны җир, техника һәм кирәкле җиһазлар сатып алу өчен тотарга мөмкин.

Дәүләт шулай ук яшь терлекләр сатып алганда да, терлек азыгы, ашламалар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү белән бәйле булган чыгымнарны да каплый, фермалар төзүгә акча бүлеп бирә.

Җирле үзидарә җитәкчесе сүзләренә караганда, Сөнчәле авылында яңа эш башлаучы алты фермерның барысы да, республиканың азык-төлек иминлегенә зур өлеш кертеп, бүген үз хуҗалыкларын уңышлы үстерәләр. Ирле-хатынлы Крюковлар моның ачык мисалы. Терлекләр баш санын арттырырга планлаштырасызмы, дигән сорауга, хуҗабикә:

– Һичшиксез. Сәламәтлек кенә булсын, – дип кыска җавап тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев