Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган җирем хезмәт итәргә көч бирә

Кеше үз урынын тапканда

«Актай» АПК ҖЧҖ идарәчесе Галияр Хәмитов үзенең хезмәт бурычларын зур җаваплылык хисе белән башкара.

«Актай» авыл хуҗалыгы предприятиесенә Галияр Зөфәр улы 2008 елда тракторчы булып килә. Моңа кадәр коммуналь хуҗалыкта эшли. Механизатор игенчелек эшләрен башкара – сөрә, чәчә, уңышны урып-җыя. Авыл хуҗалыгы берләшмәсе җитәкчелеге аңарда оештыручанлык һәм хуҗалык итү сыйфатларын да күреп ала, бер елдан аны идарәче итеп билгелиләр. Һәм үз карарларында бер генә дә хаталанмыйлар.

Галияр Хәмитов өметне аклый. «Актай» – үсемлекчелек һәм терлекчелек юнәлешле хуҗалык һәм эшләр төгәл барсын, күрсәткечләр тиешле дәрәҗәдә булсын өчен, барлык нечкәлекләрне дә исәпкә алып, бик күп проблемаларны хәл итәргә кирәк. Идарәче, урта буын җитәкчесе буларак, күпьяклы вазыйфаларны күз алдында тота. Хуҗалык эшләре өчен җаваплылык та зур.

Идарәче барлык эшләрне дә уңышлы башкара. Аның, кыр һәм ферма хезмәтчәннәренең күпчелеге кебек, еш кына ял һәм бәйрәм көннәре булмый, барысы да эш мәнфәгатьләренә багышлана.

Хуҗалык җитәкчеләре Галияр Зөфәр улы турында җаваплы һәм ышанычлы хезмәткәр буларак сөйлиләр.

– Галияр Зөфәр улы – үз урынын тапкан кеше, – дип сөйли «Актай» АПК директоры Ришат Сруретдинов. – Ул барлык кыр эшләрен вакытында оештыра, игенчеләрнең һәм барлык җитештерү участоклары хезмәткәрләренең хезмәтен төгәл билгели белә. Аның кешелеклелек, һөнәри сыйфатлары аркасында коллектив бердәм эшли. Ул үз алдына куелган максатларны һәрвакыт үти.

Хезмәттәшләре аңа зур хөрмәт белән карыйлар. Хезмәтенә күрә хөрмәте дә. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнендә Галияр Хәмитовка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев