Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган җирем хезмәт итәргә көч бирә

Игенчеләрне югары күрсәткечләр өчен бүләклиләр

Районда урып-җыю эшләренә арадаш нәтиҗәләр ясау буенча игенчеләрне турыдан-туры басуда хөрмәтләү гадәткә керде.

Бу юлы бүләкләү тантанасы «Аксу Агро» агрофирмасының «Мюд» бүлеге басуында узды. Район җитәкчесе Камил Гилманов урак вакытында иң югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар Владимир Петровка һәм Александр Кустеневка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Югары бүләкләр белән бергә урак алдынгыларына акчалата премияләр дә тапшырылды.

Бүләкләрне шулай ук комбайчылар ярдәмчеләре Данил Петров һәм Александр Курдюков та алды. Беренче булып механизаторларны филиал директоры Газыйм Шәрәпов һәм идарәче Радик Сөләйманов котладылар.

– Безнең комбайнчылар иң яхшы мактау сүзләренә лаек, – дип сөйли филиал җитәкчесе Газыйм Шәрәпов, игенчеләрнең ныклы кулларын кысып. – Техниканы әзерләүдә дә, безнең иске «Акрос» комбайннарын ремонтлауда да турыдан-туры үзләре катнаштылар, шулай ук урып-җыюны да иң югары дәрәҗәдә алып баралар.

Көн геройларын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек дарәсе җитәкчесе Борис Соломонов та котлады.

– Сезнең коллектив узган көздә чәчүлекләрне вакытында әзерләп кенә калмыйча, нәкъ менә кирәкле, дөрес срокларда чәчә алды, – диде ул. – Һәм менә агрономия хезмәтенең һөнәри осталыгы һәм игенчеләр тәҗрибәсе өчен бүләк – көзге арыш бер әйләнештән кырык центнердан артык уңыш бирә.

Район башлыгы Камил Гилманов, кырдан чыккач, коллективка урып-җыюны вакытында төгәлләргә һәм бүгенге көндә иң мөһим эшне югалтуларсыз башкарырга тырышуларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев