Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган җирем хезмәт итәргә көч бирә

Иген чәчү һәм урып-җыю бердәм, гаилә эшенә әверелде

Абыйлы-энеле Ленар һәм Эльвир Нуртдиновлар игенчелектә эшләп, яхшы җитештерү күрсәткечләренә ирешәләр.

«Волга-Селект» ҖЧҖнең механизаторлар коллективы җаваплы һәм тәҗрибәле кешеләрдән тора. Алар арасында Яңа Думадан Нуртдиновлар гаилә династиясе дә бар. Ленар һәм Эльвир – чын игенчеләр. Ленар «Волга-Селект» ҖЧҖдә авыл хуҗалыгы предприятиесе оешуның беренче көннәреннән үк эшли башлаган һәм үзен яхшы яктан гына күрсәткән. Кырда эшләү тәҗрибәсе шактый булганлыктан, ул чәчү, урып-җыю эшләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешә.

Берникадәр вакыттан соң «ВолгаСелект»ка механизатор булып Ленарның энесе Эльвир да урнаша. Ул Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, авыл хуҗалыгы производствосында күпмедер эш тәҗрибәсе тупларга өлгергән була. Һәм ул абыйсына тиңләшү өчен иң яхшы эш сыйфатларын күрсәтә. Узган сезонда Эльвир 2021 елда урып-җыю нәтиҗәләре буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән комбайнчылар бәйгесендә җиңүче булды. Быелгы сезонда да бөртекле культураларны урып-җыю вакытында бертуган Нуртдиновлар район башлыгы бүләкләренә лаек булдылар. Аларга бүләкләр эш кырында ук тапшырылды.

– Ленар һәм Эльвир Нуртдиновлар – тырыш, уңган хезмәткәрләр, – дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Илшат Гафиятов. – Алар теләсә нинди эшне намус белән башкаралар. Бертуган Нуртдиновлар культураларны эшкәртү техникасын һәм технологиясен яхшы беләләр. Бөтен авыл хуҗалыгы сезонында механизаторлар мөһим эшләр белән мәшгуль.

Алар төрле эшләрне башкару өчен бер төр техникадан икенчесенә күчеп утыралар. Бөртеклеләрне җыеп алганнан соң комбайннарны туфрак эшкәртү агрегатларына алыштырганнар. Сөрүдә дә смена нормаларын уңышлы үтәп эшлиләр. Авыл хуҗалыгы предприятиесе көнбагыш җыюга кереште. Игенчеләрне янә җиңел булмаган көзге урак көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев