Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган җирем хезмәт итәргә көч бирә

Яңа уңышның һәр бөртеге үлчәүче кулы аша уза

Мюд авыл җирлегендә игенчелек белән шөгыльләнүче һәм Надежда Матвееваны белмәгән кеше юктыр, мөгаен.

Ун ел дәвамында ындыр табагында яңа уңыш ашлыгын кабул итүче бу ханым «Аксу Агро» агрофирмасының «Мюд» бүлекчәсендә исәпкә алучы да, диспетчер да булып тора. Язгы һәм көзге кыр эшләре вакытында диспетчер, район авыл хуҗалыгы идарәсенә оператив мәгълүмат тапшыру өчен, һәр көнне иртәнге сәгать дүрттә тора. Ун ел элек уңыш, сөрелгән яисә чәчелгән гектарлар турындагы мәгълүматларны Надежда Михайловнага телефон аша тапшырырга туры килгән булса, бүген исә аның беренче ярдәмчесе – компьютер. Ашлыкны Нурлат элеваторына тапшыру өчен дә исәпкә алучыга үзенә барырга туры килә. Надежда үзе әйткәнчә, аңа тәүлекнең егерме дүрт сәгате генә аз.

– Безнең басу-кырларда үстерелгән ашлыкның һәр бөртеге Надежда Михайловна куллары аша уза дисәк тә артык булмас, – ди филиал идарәчесе Радик Сөләйманов. – Бер сүз белән әйткәндә, Надежда – ышанычлы кеше.

Урып-җыю алдынгыларын бүләкләү мизгелендә дә исәпкә алучы үз эш урынында – басуда иде, бункердан ашлык кабул итте. Шул ук вакытта пешекче Эльвира Минсафинага комбайнчыларны, техник хезмәт күрсәтү хезмәткәрләрен төшке аш белән сыйларга ярдәм итте.

Эльвира Минсафина да үз эшендә яңа кеше түгел. Ул өченче ел инде механизаторларны кайнар төшке һәм кичке ашлар белән тәэмин итә. Барысы да ул әзерләгән өйдәге кебек туклыклы аш-су сыйфатыннан канәгать.

Һәм монда, кырда, икмәк басуында, комбайнчылар, механизаторлар, башкалардан аермалы буларак, «Ә төшке аш – расписание буенча» дигән әйтемнең актуальлеген аңлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев