Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган җирем хезмәт итәргә көч бирә

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз

«Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесендә бар эшкә дә оста белгечләр хезмәт куя. Шуларның берсе – Александр Жарков.

Бу авыл хуҗалыгы предприятиесендә Александр дүрт ел чамасы гына эшли. Моңа кадәр төзелеш тармагында хезмәт куйган һәм эшчәнлек төрен тамырдан үзгәртергә булган. Игенчелек – авыр хезмәт. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән елларда үзен яхшы яктан күрсәтергә өлгергән. Иртә яздан Александр тракторда тырмалау, чәчү эшләрен башкара. Җәйге чорда комбайнда бөртекле культуралар суктыра. Техникаларны ремонтлау вакыты килеп җиткәч, аңа тимерче эшен ышандырып тапшырганнар. Ә ул бу һөнәрне дә үзләштергән. Сезон башыннан тырмаларны ремонтлау белән мәшгуль булган.

Бүген Александр шулай ук җаваплы булган эш башкара – сөтчелек комплексына Нурлат авыл хуҗалыгы предприятиесеннән азык ташый.

– Александр Жарков – җаваплы, башкаручан хезмәткәр, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш инженеры Илгизәр Зәйнуллин. – Игенчелектә булсынмы, техникаларны ремонтлаудамы, теләсә нинди эшне намус белән үти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев