Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган җирем хезмәт итәргә көч бирә

Булачак көтүне аерым тәрбиялиләр

«Аксу Агро» ҖЧҖнең сөтчелек комплексында булачак сөт терлекләрен тәрбияләүгә аерым игътибар бирелә: бозауларны яхшы карыйлар, ашаталар, әлбәттә ки, бозаулар сакланышы да тиешле дәрәҗәдә.

Боларның барысы да сөтчелек комплексында зоотехник, ветеринария хезмәтләренең, бозау караучыларның оешкан эш нәтиҗәсе булып тора.

Яшь терлекләр асралган корпуста дүрт бозау караучы, сменада икешәр кеше эшли. Болар – Рәмия Хәмитшина, Нәфисә Минабетдинова, Миләүшә Срурова һәм Руфия Хәлиуллина. Алар – тәҗрибәле, үз эш спецификасын белгән терлекчеләр. Алар бозаулар асралган корпусларны чисталыкта тоталар, аларның сәламәтлекләрен күзәтеп торалар, баланслы азыклар белән тукландыралар, авыруларны профилактикалау, вакцинацияләүдә ветеринария хезмәте белгечләренә булышалар.

– Бозау караучыларга аерым өметләр баглыйбыз, – дип үз фикерен белдерде сөтчелек комплексы җитәкчесе Сәгыйт Җәләлетдинов. – Алар үз эшләренә аеруча җаваплы карыйлар. Тәрбияләү, тукландыру технологияләре кагыйдәләрен төгәл үтиләр. Нәтиҗәдә бозаулар сәламәт, көр булып үсәләр. Ә бу – булачак сөт көтүенә нигез салуда иң мөһиме.

Рәмия Хәмитшина (рәсемдә) сөт комплексында әлеге предприятиегә нигез салынганнан бирле эшли. Бу еллары эчендә комплекс җитәкчелеге тарафыннан бары бүләкләргә генә лаек булган. Югары җитештерү күрсәткечләре өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев