Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган җирем хезмәт итәргә көч бирә

Бозау карау остасы

Бозау караучы Лидия Гарипова «МОЛКО» ҖЧҖнең «Октябрь» бүлекчәсе сөтчелек комплексында алдынгы терлекчеләрнең берсе.

Соңгы вакытта Трудолюбово авылындагы сөтчелек комплексында эшләр сизелерлек үзгәрде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, биредә көн саен алты тоннадан күбрәк сөт савыла. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда күрсәткеч 122 процентны тәшкил итә.

Сөтчелек комплексында бозаулар үстерү бүлеге уңышлы эшли. Бозауларны тәрбияләү Лидия Гарипова һәм Альбина Канәфинага йөкләнгән.

Бозауларны бала караган кебек, яратып, назлап тәрбиялиләр алар. Бу һөнәрне игелекле күңелле, уңган, булган, бер дигән хезмәтчәннәр генә башкара ала.

Алар бозауларны тудыру бүлегеннән кабул итеп алып сөт һәм су эчәргә, печән ашарга өйрәтә. Бозаулар тәрбияләнгән бүлмәләрдәге чисталык, монда уңган, булдыклы терлекчеләрнең тырыш хезмәт куйганын дәлилли. Бозау караучыларның төркемнәрендә тудыру бүлегеннән кабул итеп алып өч айга кадәр 60 һәм аннан да күбрәк бозау бар. Сыерлар күпләп бозаулаган вакытта тагын да күбрәк була.

Бозаулар алар кулына әнә шулай ияләшәләр, аларны ерактан таныйлар, күбрәк игътибар алырга тырышалар. Яхшы итеп карау, ашату һәм җанлы аралашу аларга тизрәк үсәргә, авырлык җыярга һәм сәламәтрәк булырга ярдәм итә. Лидия Гарипова һәм Альбина Канәфина төркемнәрендәге бозауларның артым күрсәткечләре һәм сакланышы югары.

– Эшебез авыр да, җаваплы да, әмма малларны яратабыз, алар белән мәш килүе үзебезгә дә күңелле, – ди Лидия Владимировна. – Коллективыбыз бик тату, бер-беребезгә һәрвакыт булышабыз, барлык проблемаларны бергәләп хәл итәбез.

Лидия Гарипова Трудолюбово авылындагы фермага күрше Октябрь авылыннан йөреп эшли. Көн саен иртәнге һәм кичке сәгать 4тә вахта машинасында ул фермадагы хезмәттәшләре белән бергә килә. Иртәнге һәм кичке сигездә эшне тәмамлыйлар һәм өйләренә кайтып китәләр. Шулай көн артыннан көн үтә. Фермада ул 14 елдан артык эшли, тәҗрибә дә, һөнәри күнекмәләр дә туплаган. Димәк, көтүнең киләчәге ышанычлы кулларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев