Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган җирем хезмәт итәргә көч бирә

Белгеч үз урынында булганда

«Аксу Агро» ҖЧҖдә хезмәтне саклау буенча инженер Әлфия Нуриева производствода куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча ун ел инде эшне уңышлы алып бара.

Җитештерү эшчәнлегенең төрле юнәлешләре буенча күрсәткечләр артында, беренче карашка күзгә ташланмаган, әмма бик мөһим булган хезмәт – техника куркынычсызлыгы буенча инженер хезмәте ята. Әлфия Нуриева бу тармакта югары класслы оста. Бу хакта соңгы җиде ел дәвамында авыл хуҗалыгы предприятиесендә җитештерүдә бер генә бәхетсезлек очрагы да теркәлмәве буенча да фикер йөртергә мөмкин.

Хезмәт коллективында 290 кеше эшли. Шул исәптән дистәләрчә һөнәр вәкилләре – механизаторлар, терлекчеләр, электриклар, эретеп ябыштыручылар, ындыр табагы һәм башка объектлар хезмәткәрләре.

«Аксу Агро» ҖЧҖгә эшкә урнашу техник куркынычсызлык буенча инженерның инструктаж уздыруыннан башлана. Ул хезмәткәрләрне укытуны, даими рәвештә медицина күзәтүе узуны оештыра, җитештерү эшчәнлеге өчен махсус кием, саклау чаралары белән тәэмин итә. Язгы һәм көзге кыр кампанияләре, кыр эшләрендә катнашучылар кебек үк, аның өчен дә аеруча катлаулы чор. Аны техника һәм кешеләр тупланган машина-трактор паркында да, ындыр табагында да күрергә була.

– Әлфия Габбас кызы – үз урынындагы белгеч, – дип үз фикерен белдерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты, хезмәтне саклау мәсьәләләрен күзәтүче Рамил Фәттахов. – Ул үз вазыйфаларын намуслы башкара, документацияне төгәл алып бара, бәхетсезлек очракларын профилактикалау буенча барлык инструкцияләрне дә үти.

Күптән түгел техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү буенча республика комиссиясе Әлфия Нуриеваның эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев