Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган җирем хезмәт итәргә көч бирә

Авыл кешесе – ветеринар да, савымчы да, хисапчы да

Оксана Миронова «Агростартап» дәүләт программасында катнаша һәм үзенең туган авылы Урмандеевода терлекчелек тармагын үстерә.

Оксана Семенова (кыз фамилиясе) Савгач чуаш гимназиясен (ул чакта бу мәктәп шулай дип атала иде) тәмамлаганда, булачак һөнәр белән бар да хәл ителгән кебек тоела: юллама буенча башлангыч сыйныфлар укытучысына укыячак. Бала чагыннан аны тагын бер һөнәр – гомеренең күп елларын әлеге һөнәргә багышлаган әтисе Валерий Осипович мисалында ветеринар белгечлеге кызыксындыра. Әмма барысы да башкача килеп чыга: кыз Чабаксарга китә һәм кооператив институтка укырга керә. Математика мәктәптә аның иң яраткан фәне була һәм бу белгечлек нәкъ менә исәпләүләр белән бәйле.

Оксана Миронова үзенең тормышын да туган авылы белән бәйли, монда ул фермер буларак үсеш ала.

– Әтием миңа, авылда яшәп син бөтен һөнәргә дә өйрәнәсең, ветеринар да, савучы да, хисапчы да буласың, дигән иде. Бу иң төпле сүзләр иде һәм дөресе дә шул. Барысы да хезмәттә таныла.

Оксана Валерьевна финанс планында да, терлекчелек юнәлешендә дә белем һәм күнекмәләргә ия. Узган ел ул яшь фермерлар өчен «Агростартап» дәүләт программасында катнашуга гариза тапшырган һәм аны канәгатьләндергәннәр. Грант акчасына 30 баш сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелә. Объект авыл читендә, әтисенең хуҗалыгы янәшәсендә урнашкан. Шулай ук бизнес-план нигезендә ул 20 баш тана сатып алган. Киләчәккә планда – фермерга көндәлек табыш китерә торган савым көтүен оештыру. Бүгенге көндә фермерның 20 баш савым сыеры бар.

Ул теләсә нинди эшне – эшмәкәрлекне дә, крестьян хезмәтен дә тырышып башкара. Иртә яшьтән хезмәткә өйрәнеп үскән – әтисенә хуҗалык эшләрендә булышкан. Малларны да тәҗрибәле терлекчеләрдән ким карамый.

– Сыерлар, балалар кебек, аларга якын килә белергә кирәк, – дип сөйли фермер ханым. – Һәркайсының – үз холкы. Җәен үзем саудым, алар миңа күнегә башладылар инде. Әлбәттә, авыр, хуҗалык кечкенә түгел, әмма гаиләм, бертуганнарымның гаиләләре, әти белән әни бер-беребезгә ярдәмләшеп эшлибез. Гаилә подряды буенча эшлибез, үзара ныклы элемтәдә торабыз.

Бу, авыл тормышының тулы, ачык мәгънәседер, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев