Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган җирем хезмәт итәргә көч бирә

Аксубай механизаторы терлекчелектә нәтиҗәле эшли

«МОЛКО» ҖЧҖнең «Смена» бүлекчәсе механизаторы Сергей Мадюков уңышлы эшли.

Сергей Мадюковның эш елы айлап бүленгән. Көздән алып язга кадәр ул ферма территориясендә тракторда эшли – терлекчелек корпусларында малларга азык тарата. Азык белән техниканың килүен терлекләр түземсезлек белән көтәләр. Корпусны яңгыраткан трактор гөрелтесеннән дә курыкмыйлар, шунда ук күшәргә керешәләр, алар моңа күнеккәннәр иде. Тракторчы үз эшен төгәл һәм пөхтә башкара. Язгы кыр эшләре башланганчыга кадәр һәр көнне шулай.

Чәчү өсте – механизатор өчен җаваплы чор. Эш ритмы бөтенләй башка: ул иртәдән кичкә кадәр кырда, чәчүдә. Җәйге айларда терлек азыгы әзерләүдә тырышып хезмәт куя. Ә аннары – янә товарлыклы-сөтчелек фермасына, терлекләрне азыклар белән тәэмин итүгә әйләнеп кайта.

– Безнең коллективта өч механизатор эшли һәм барлык терлекләр дә алар карамагында, – дигән фикерләрен белдерде товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Мария Кулькова. – Берсе азыклар төяп тора, икенчесе (Сергей Мадюков) – терлек азыгы өләшә, өченчесе тирес чыгару белән мәшгуль. Сергей Мадюков – башкаручан, намуслы хезмәткәр, үз эшен яхшы белә, тәҗрибәсе дә бар. Терлекчелектә яллар юк – елның теләсә кайсы вакытында, теләсә нинди һава торышында ул үз эшен төгәл башкара.

Күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Сергей Мадюков авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм район җитәкчелегеннән күптапкырлар бүләкләргә лаек булган. Ул республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев