Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган җирем хезмәт итәргә көч бирә

Аксубай механизаторы чирек гасыр сөрә, чәчә

Фәнил Нуретдинов «Волга-Селект» ҖЧҖнең иң нәтиҗәле механизаторларының берсе һәм ул үзенең тырыш хезмәте өчен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан бүләккә лаек булды.

«Волга-Селект» авыл хуҗалыгы предприятиесе безнең районда кыска гына эшчәнлеге елларында игенчелек буенча алдынгылыкны били. Районда беренчеләрдән булып ул язгы кыр, урып-җыю эшләрен башкара, бөртекле һәм техник культуралардан югары уңыш алуга ирешә. Хикмәт яңа, заманча техникада гына да түгел, механизаторлар да булсынга дип тырышып эшлиләр. Механизаторлар коллективында үз эшләренең чын осталары хезмәт куя. Шуларның берсе – Фәнил Нуретдинов.

Игенченең авыл хуҗалыгында эш стажы чирек гасырдан артык. Техниканы яхшы белә. Аксубайда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан авыл хуҗалыгы институтына механикалаштыру факультетына укырга керә. Бер ел укыгач армиягә китә, хезмәт итеп кайтканнан соң укуын дәвам итә. Институтта киң профильле механизатор таныклыгы ала. Әмма, гаилә хәленә бәйле, бер елдан соң укуын калдырырга туры килә. Кулында таныклыгы була – совхозга механизатор булып урнаша. Туган хуҗалыгы басу-кырларында сөрә, чәчә, терлек азыгы хәзерләүдә, урак эшләрендә катнаша. Яңа оешкан «Вамин» предприятиесенә эшкә күчә.

«Волга-Селект» ҖЧҖдә ул районда әлеге авыл хуҗалыгы оешкан көннән алып эшли.

– Фәнил Нуретдинов – безнең иң уңган-булган игенчеләребезнең берсе, – дип билгеләп үтте «Волга-Селект» ҖЧҖ идарәчесе Иршат Хәнифов. – Ул чын җир хуҗасы, эшнең мөһимлеген, кирәклеген тоеп, үз хезмәтен намус белән башкара.

Югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкәне өчен механизатор Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Фәнил Гомәр улы үзенең хезмәт язын сабан культуралары чәчү өчен туфрак эшкәртүдән башлаячак, аннары көнбагыш чәчәчәк. Узган яз аның өчен киеренке үткән, механизатор үзенең чәчү агрегатында мең гектардан артык көнбагыш чәчкән. Аннары – пар җирләрен эшкәрткән, көзге культуралар чәчкән, туңга сөргән. Кышын орлыкларны сортларга аеруда эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев