Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган җирем хезмәт итәргә көч бирә

Аксубай фермеры республиканың иң яхшы КФХ башлыгы итеп танылды

«2022 елда ТРда иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы» республика бәйгесе җиңүчеләре арасында – Яңа Александровка поселогыннан фермер Сергей Щекин да бар.

Авылда аны хезмәт сючән һәм максатчан кеше буларак тасвирлыйлар. Аның бу кешелеклелек сыйфатлары да фермерлык эшендә уңышка китерә.

Сергей Щекин авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт юлын механизатор булып башлый. Берничә еллар дәвамында җирле совхозда тракторчы булып эшли, булдыклы хуҗа буларак, ярдәмче хуҗалык та тота. Һөнәре авыр булса да, бу эш аерым муллык китерми, квалификациясен үзгәртергә – ихатаны җәелдерергә һәм сөтчелек терлекчелеге белән максатчан шөгыльләнергә карар кыла. 2018 елда ул «Яшь фермер» программасы буенча сөтчелек юнәлеше буенча грант ала. Шул акчага үз йорты каршында яңа терлекчелек корпусы төзи, терлекчелек объекты өчен кирәкле булган коммуникацияләр – сөтүткәргеч, тирес чыгару, автоэчкеч системаларын үткәрә.

– Сергей Щекин эштәге кыенлыклар, авырлыклар белән исәпләшми торган кеше, – дип сөйли район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Усман Нигмәтуллин. – Аның республика һөнәри бәйгесендә җиңүе – лаеклы.

Фермерлык хуҗалыгында 30 савым сыеры бар. Бу КФХдан көн саен эшкәртүгә 450 килограммнан артык сөт озатыла. Фермерның йөз гектардан артык җир мәйданы бар, анда бөртекле һәм азык культуралары игелә. Игенчелек, туфрак эшкәртү, уңышны һәм үләннәрне җыеп алу өчен кирәкле техникасы бар. Фермер гаиләсе үз маллары өчен печән, салам гына түгел, сусыл азыклар да әзерли. Сенажны төргәкләрдә әзерләү өчен Сергей махсус җиһаз сатып алган.

Фермерның төп ярдәмчеләре – хатыны Татьяна һәм балалары. Бу хуҗалыкта цех буенча коллегалары – район фермерлары семинарларда берничә тапкыр булдылар, эш тәҗрибәсе белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев