Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган җирем хезмәт итәргә көч бирә

Аксубай ветераны яшь механизаторлар өчен үрнәк булып тора

Васильевка авылында яшәүче Федор Назаров лаеклы ялда булуына карамастан урак өстенең кызу көннәрендә ел саен авыл хуҗалыгы предприятиесенә ярдәм итә.

Быелгы сезон да Федор Давыдович өчен киеренке булды. Аңа комбайнда эшләргә тәкъдим итәләр һәм ул ризалаша. Иртә таңнан караңгы төшкәнчегә кадәр «Чистополье» холдинг компаниясенең «Аксу Агро» басуларында бөртекле культураларны суктыруда хезмәт куйган. Урып-җыю кампаниясен кыска срокларда төгәлләү өчен кыйммәтле вакытның бер генә минутын да сарыф итмичә эшләгән. Ветеран урак өстендә югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм район башлыгының Мактау грамотасына лаек булган. Узган җәйнең күңелле мизгелләре: район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов аңа бүләкне турыдан-туры иген кырында тапшырды. Чираттагы урак өстен ул бурычны үтәү хисе белән тәмамлады.

Авыл хуҗалыгы производствосы ветеранының дистәләгән еллар эчендә мондый хезмәт җиңүләре шактый булган. Ул – үз бурычына тугры чын җир улы. Хуҗалыкка эшче куллар таләп ителгәндә, өйдә утыра алмый. Узган елларда терлек азыгы әзерләүдә тырыш хезмәт куйды. К-700 тракторында сенаж һәм силос салу өчен яшел масса тыгызлады. Бу операция – гади түгел, төрле почмаклар белән үлән курганы өстендә куәтле техника белән идарә итү механизатордан зур осталык таләп итә. Эштә һәрчак ышанычлы, аны намус белән башкара.

– Федор Данилович игенчелектә зур тәҗрибәгә ия, – дип ассызыклады авыл хуҗалыгы предприятиесе агрономы Хәлил Минапов. – Ул – безнең хөрмәтле ветераннарыбызның берсе. Йөкләнелгән эшкә үз карашы белән ул күп кенә яшь хезмәттәшләре өчен үрнәк булып тора. Аңа теләсә нинди эшне ышандырып тапшырып, аны иң яхшы дәрәҗәдә башкарып чыгасына шикләнмисең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев