Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган җирем хезмәт итәргә көч бирә

«Агростартап» ниятне тормышка ашырырга мөмкинлек бирде

Кызыл Тау авылында яшәүче Фәиз Яруллинга дәүләт программасы фермерлык эшен ачарга ярдәм итте.

 

Авыл кешеләренең авылда яшәү һәм дәүләт ярдәме белән үсү мөмкинлеге бар. Уйланылган проектларга шәхси акчалары җитмәгән булдыклы, уңган, максатчан кешеләр дәүләткә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр һәм күбесе аны ала.

Билгеле факт: авылда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча дәүләт программалары авылда фермерлык хәрәкәтен үстерүгә зур этәргеч бирде. Хәзерге вакытта районда 60тан артык крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлек алып бара.

Яшь авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итүгә өстенлек бирелә. Яшь фермерларның инициативасын хуплауда «Агростартап» дәүләт программасы ярдәмгә килә. Әйтик, узган ел әлеге программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә районда өч гариза бирүче фермерлык эшен үстерү буенча үз ниятләрен гамәлгә ашыра алды. Шул исәптән Фәиз Яруллин да.

Барлык авыл малайлары кебек, ул да бала чагыннан техникага тартыла. Һөнәр сайлау вакыты җиткәч механизатор була. Колхозда эшли – сөрә, чәчә һәм үз эшен күңелен биреп башкара. Җирле авыл хуҗалыгы предприятиесе үзгәртеп корылгач, ул һөнәрен алыштырырга карар итә – җирле мәдәният йортына эшкә керешә. Берничә елдан ул Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлый һәм дипломлы мәдәният хезмәткәре була. Шул ук вакытта, крестьян чыныгуы булган барлык авыл кешеләре кебек үк, йорт тутырып мал асрый. Клубта эшләргә дә, терлекләр карарга да вакыт таба, терлек азыгы да әзерли.

Яруллиннар башта – ике, аннары биш сыер тоталар, маллар баш санын сигезгә җиткерәләр. Сөтне җирле сөт җыючыга тапшыралар һәм шуның белән гаилә бюджетын тулыландыралар. Гаиләдә ике малай тәрбияләнеп үсә, сыерларны савуга, карауга бәйле барлык эшләрне тормыш иптәше башкара.

Фәиз Яруллин фермер эше белән җитди шөгыльләнүнең өметле булуын яхшы аңлый. Ул барлык мөмкинлекләрне дә уйлый, исәпли һәм үз проекты буенча бизнес-план яза. Узган ел аның гаризасы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында расланган.

«Агростартап» дәүләт программасыннан акчаның бер өлешенә Беларусь тракторы сатып ала. Хәзер инде шәхси тракторы белән эшли. Шәхси авыл хуҗалыгы техникасы булу авыл кешесе өчен зур мөмкинлекләр ача. МТЗ-82 басуда барлык агрочараларны башкару, азык ташу өчен билгеләнгән. Фәиз Вагыйз улының 80 гектардан артык җир мәйданы бар. Шул исәптән авылдашларының пай җирләре дә. Төп мәйданны күпъеллык үләннәр били, калган өлешендә ашлык үстерә. Көз башында көзге бодай чәчкән.

Фермер дәүләт ярдәменең калган өлешен терлекчелек фермасын төзү өчен файдаланган. Кызыл Тау авылы янында терлекчелек бинасы корпусы төзелә. Эчке эшләрдән такта идәннәр җәясе (сыерларны мастит авыруыннан саклау өчен), транспортер урнаштырасы калган. Җиһазлар сатып алынган инде, менә кайтырга тиеш. Корпус 24 башка исәпләнгән, фермер бүгенге көндә терлекләр белән тулыланган дияргә була.

– Авылда фермер булу – үзеңне хезмәткә багышлау дигән сүз. Таң беленә башлау белән тору һәм көнне эш-мәшәкатьләр белән үткәрү, – дип сөйли Фәиз Яруллин. – Без шулай эшләргә күнеккән инде, барысы да уңай килеп чыкканда сөенәбез. Без көн саен 180 килограмм сөт тапшырабыз, бу яхшы нәтиҗә дип саныйм. Алга таба тагын да күбрәк булырга тиеш.

Кызыл Тауда дустанә халык яши, фермерга төзелеш эшләрендә җирле халык ярдәм итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев