Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре иртәнге алтыда ачыла

"Бәяләр узган елгы дәрәҗәдә сакланыр дип уйлыйм", - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе.

 

Татарстанда 14 сентябрьдә 19 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачыла. Алар иртәнге алтыдан эшли башлый һәм атна саен һәр шимбә көнне Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда “Татар-информ”да матбугат очрашуында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Яшин әйтте.

“19 мәйданчыкта ярминкәләр ачыла. Шуларның тугызы Казанда була. Шатерлы мәйданнар ел әйләнәсендә эшли. Алар да ярминкәдә катнашачак. Яр Чаллыда ике мәйданчык була”, - диде Дмитрий Яшин.

Яшин ярминкәләрнең социаль әһәмиятле булуын искәртте. Ул шәһәр халкы өчен дә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дә файдалы. Фермерлар үз продукциясен арадашчыларсыз сата ала, ә бу исә продукциянең бәясен киметә.

"Сатучыларга урыннар түләүсез бирелә. Бәяләр белән танышу өчен, ярминкәләргә килегез. Быел да бәяләр узган елгы дәрәҗәдә сакланыр дип уйлыйм. Республика җитәкчелеге проектны хуплый. Сатучыларга транспорт чыгымнары кайтарылачак", - диде Дмитрий Яшин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/11/193370/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X