Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Казанда архитектура өлкәсендә Ага Хан премиясен тапшырачаклар

Җиңүчеләр (алар арасында Татарстан проекты да бар) 1 миллион АКШ доллары күләмендәге приз фондын үзара бүлешәчәк.

13 сентябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында архитектура өлкәсендә Ага Хан премиясен тапшырачаклар. Тантанада принц Кәрим Ага Хан IV дә катнаша.

Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы премия лауреаты булды. Бу – конкурс үткәрелә башлаганнан бирле 42 ел дәвамында финалга үткән Россиянең бердәнбер проекты. Моннан тыш, җиңүчеләр арасында Мухаррак шәһәрен яңадан торгызу, Arcadia белем бирү проектлары, Палестина музее, Wasit экосистема паркы һәм Алиун Диоп исемендәге Университетның укыту корпусы бар.

Җиңүчеләр 1 миллион АКШ доллары күләмендәге приз фондын үзара бүлешәчәк. Быелгы бәйгедә 39 илдән барлыгы 380 проект катнашты. Жюри эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 16 илнең 20 проекты финалга чыкты.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/12/193424/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X