Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Виталий Тимирясов истәлегенә

Виталий Тимирясов истәлегенә V республика шахмат турниры узды.

Бишенче ел рәттән уздырылган интеллектуаль ярыш республика статусына ия булды. Турнир башланыр алдыннан катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде. 
– Виталий Тимирясов истәлегенә уздырылган турнирда җиңелүчеләр булырга тиеш түгел, – дип белдерде ул. – Нинди генә очракта да сез үзегез өчен иң мөһим әйберләрне үзләштерәсез – тәҗрибә туплыйсыз, фикердәшләрегез белән аралашасыз. 
Виталий Тимирясовның кызы – Асия Витальевна әтисе турында сөйләде, аның белемгә, иҗатка омтылуы хакында ассызыклады. 
– Виталий Тимирясов максатка омтылучан кеше иде һәм фәнни, иҗтимаги эшчәнлектә уңышларга ирешә алды. Шахмат аны гомере буена озата барды. Сезгә дә тормышыгызда уңышлар телим!
2018 елда Виталий Тимирясов истәлегенә үткәрелгән турнирда 140 спортчы катнашты. Болар Аксубай, Чистай, Нурлат, Чирмешән, Актаныш, Алексеевск шахмат мәктәпләре вәкилләре.
Уеннар башланыр алдыннан бөтен катнашучылар Виталий Тимирясов турында видеофильм карады. Һәм бу кеше турында ишетеп кенә белгән катнашучылар, экранда күргәннәрдән аның нинди легендар шәхес булуы турында күзаллый алдылар. Шахмат такталары артында уеннар берьюлы берничә мәйданчыкта берничә сәгать дәвам итте. Күпсанлы командаларның берсе – Савгач мәктәбе – тәҗрибәләре булган уенчылар белән бергә әле уйный гына башлаган кече сыйныф укучыларын алып килгәннәр – һәм алар сынатмадылар да. Гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде. Ванюковларның өч буыны вәкиле турнирда көч сынашты – бабалары, әниләре һәм кызлары. Яшьләр үзәгендә катнашучылар уен такталары өстендә төркемләштеләр, монда бер генә буш почмак та юк иде. Өлкәннәр дә, төрле сыйныф укучылары да нык дулкынландылар, адымнарны кат-кат уйлап ясарга тырыштылар. Тренерлар үзләре тәрбияләгән укучыларга көч биреп тордылар. Хөкемдарлар коллегиясе нәтиҗә ясады. Асия Тимирясова  шахматчыларга барысына да турнирда катнашулары өчен  рәхмәт белдерде, изге теләкләрен җиткерде. Уенда  катнашучыларның көчле алкышлары астына призерлар бер-бер артлы  лаеклы бүләкләрен алдылар. 1-4 сыйныфларда укучы малайлар арасында искеибрайлы Сәет Кадыйров өченче призер булды, шул ук яшь төркемендәге кызлар арасында Дилә һәм Зилә Кадыйровалар (Иске Ибрай) үзара икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. 5-8 сыйныфларда укучы кызлар арасында Надежда Сулейманова (Иске Ильдеряк) өченче урынны яулады. 9-11 сыйныф егетләре арасында көрәштә Михаил Симухин (Савгач мәктәбе) өченче урынга чыкты, аның яшьтәш кызлары арасында көрәштә Сәгадәт Бәшировага (Түбән Татар Майнасы) икенче урын бирелде, өченче урында – Юлия Муртазина (Аксубайның 2 нче мәктәбе). Ир-атлар арасында безнең Адель Купцов  пьедесталның икенче урынын яулады, хатын-кызлар арасында Татьяна Ванюкова өченче булды. 
Аксубайлылар шашка буенча уңай нәтиҗәләр күрсәттеләр. 1-4 сыйныфларда укучы малайлар арасында Константин Тимофеев (Савгач мәктәбе) беренче урынны алды, икенче урында – Илья Альдиванов (Аксубайның 3 нче мәктәбе), өченчедә – Данила Сулейманкин (Аксубайның 3 нче мәктәбе). 1-4 сыйныфларда укучы кызлар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында – Зинаида Овчинникова (Аксубайның 3 нче мәктәбе), икенчедә – Юлия Борисова (2 нче мәктәп), өченчедә – Аида Баталина (3 нче мәктәп). 
Хатын-кызлар арасында урыннарны аксубайлылар үзара бүлеште: беренче урында – Эльвира Әхмәтҗанова, икенче урында – Полина Рязанова, өченче урында – Анна Ванюкова. Ир-атлар арасында Владимир Королев (Кәкре Күл) – беренче,  Геннадий Горбатов (Аксубай) – икенче, Данила Маклаков (Аксубай) өченче  урыннарда.
Команда беренчелегендә Аксубай командасы алдынгы дип танылды, икенче урында – Чистай, өченче урында Чирмешән командалары. Бүләкләү тантанасында иң яшь катнашучы буларак Родион Крайновны билгеләп үттеләр, ярышларны оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен Рөстәм Сәгыйтовка, Геннадий Горбуновка бүләкләр тапшырылды, хатын-кызлар арасында иң нәтиҗәле ветеран буларак Светлана Мышковага җиңүгә омтылышы өчен бүләк тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев