Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район башлыгы Камил Гилманов һөнәрләренә лаек аксубайлыларны бүләкләде

Район советында район башлыгы Камил Гилманов һөнәрләрендә лаек аксубайлыларга район башлыгы, министрлыклар һәм ведомстволар исеменнән Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.

Татарстан Республикасы иминлеге өчен куйган намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен Башкарма комитет җитәкчесенең финанслар һәм милек белән идарә итү буенча беренче урынбасары Илшат Моратшин Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Озак еллык фидакарь хезмәте, һөнәри эшчәнлектәге тырыш хезмәте, җирле үзидарәне үстерүгә керткән шәхси өлеше һәм 50 яше тулу уңаеннан Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьминга, районда башлангыч хәрби исәпне иң яхшы гамәлгә ашырган өчен Иске Тимошкино авыл җирлеге хәрби-исәп хезмәткәре Наталья Яшмурзинага Аксубай муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Хезмәтне саклау буенча смотр-бәйгедә аерылып торган – ЧЭС “СК” ҖЧҖ филиалы - Аксубай РЭС, “Иске Ильдеряк гомумбелем бирү мәктәбе” МБОУ бүләкләргә лаек булды.

Аксубай районында авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен һәм 70 яше тулу уңаеннан Минзаһит Ганиев Аксубай муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Партия төзелешендә актив катнашканы һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең гомумпартия чараларын үткәрүдә актив катнашкан өчен Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова һәм башкарма комитетның уңышсыз гаиләләр буенча җитәкче белгече Фоат Абдуллин Рәхмәт грамоталары белән билгеләп үтелде.

Шулай ук Партиягә яңа кабул ителүчеләргә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе билетлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев