Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Исән-имин хезмәт итеп кайтыгыз, егетләр

Армиягә алынучыларны ТР Хәрби комиссариатының җыелу пунктына чираттагы озату булды.

11 егетне Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә куелган һәйкәл янында тантаналы шартларда озаттылар. Бу юлы җыелу пунктына Урмандееводан Максим Гордеев, аксубайлылар Фәндәс Гобәйдуллин, Ришат Нуртдинов, Хәсәнджон Сәедов, Түбән Савруштан Вениамин Елендеев, Карасудан Рифат Мәхмүтов, Яңа Чуаш Адәмсуыннан Артем Михайлов, Яңа Ибрайдан Рамил Мортазин, Иске Мокшинодан Денис Федотов, Иске Ибрайдан Рәфис Шәрипов, Чуаш Енорускиносыннан Дмитрий Шишков киттеләр.

Иртәнге сәгать алтыга кадәр үк инде монда хәрби маршлар яңгырады, мәйдан янында кешеләр җыелыша башлады. Сөйләшкән, аралашкан тавышлар ишетелде, кемнедер дәртләндерделәр, кемнедер тынычландырдылар.

– Без энебезне озатабыз, – диделәр ике кыз. – Безнең гаиләбез зур, өлкән абыебыз күптән түгел генә хезмәт итеп кайтты.

– Мин тагын барып хезмәт итеп кайта алам әле, – диде яшь егет. Һәм энесе турында:

– Ничек тиеш шулай хезмәт итеп кайтачак! – диде.

Һәйкәл янында төзелеп басарга команда бирелде. Егетләр җитез генә сафка бастылар. Районның беренче җитәкчеләренең, оешмалар, җәмәгать формированиеләре вәкилләренең катнашуы чарага тантаналык өстәде. Чара хәрби хезмәткә алынучылар һәм озатучылар арасында вируслы йогышның таралуына юл куймау шартларында узды. Алар барысы да битлектән булсалар да, тойгыларны яшереп булмый иде.

– Намуслы хезмәт итегез, әти-әниләрегез йөзенә, районга кызыллык китермәгез, – дип мөрәҗәгать итте булачак солдатларга район башлыгы Камил Гилманов. – Хәзерге вакытта Ватанга хезмәт итү егетләрнең киләчәк тормышында мөһим роль уйный. Хәрби тәҗрибәсе булмаган кеше абруйлы дәүләт хезмәтенә урнаша алмый. Хәерле юл сезгә!

Булачак солдатлар каршында Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин, Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов чыгыш ясадылар.

Алда хезмәт көннәре: ант кабул итү, өйрәнүләр, кырга чыгулар, полигоннар. Егетләр боларның барысына да әзер. Юлга кузгалыр алдыннан иң соңгы минутларда аларга район исеменнән бүләк – кул сәгатьләре тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев