Булачак уңыш өчен
Һава шартлары начар булуга карамастан, район кырларында көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәр мәйданнарына ашламалар кертү бара.
Бу – булачак уңыш өчен мөһим агрочара. “Восходящая заря“ агрофирмасының “Аксубай“ филиалында күпьеллык үләннәр – 2600, көзге культуралар 1600 гектар мәйдан били. Бу мәйданнарның өчтән бер өлешенә ашламалар кертелгән инде.
Бу көннәрдә механикалашкан бригада “Баланда“ бүлеге кырларында хезмәт куя. Ашлама ташуда – механизаторлар Инсаф Сөләйманов, Эльвир Нуретдинов, аларны төяүдә Рәмис Хөснетдинов, Павел Сидоров мәшгуль. “Томан“ тараткычы белән Камил Габделнуров идарә итә.
– Бүгенге шартларда югары темплар турында сөйләп булмый, – дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Фәнис Хәмидуллин. – Җир юеш, кайбер участокларга керерлек түгел. Әмма, шулай да, эшләр бара. Игенчеләр – үз эшләренең осталары, бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып бердәм эшлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев