Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих мизгеле

Ярдәм итүегезне сорыйбыз

Хәбәрсез югалган су-гышчыларның исемнә- рен торгызу-хәзерге буынның төп бурычы. Әлеге эшне сугыш булып үткән урыннарда эзләнү эшләре алып барган меңләгән эзләнү отрядлары башкара. Күптән түгел редакциягә «Хәтер китабы» редакциясеннән Нижегород өлкәсе Сергач шәһәренең «Поиск» клубы әгъзаларыннан җибәрелгән хат килде. Эзләнү белән шөгыльләнүче балалар Сергач шәһәре территориясендә Туганнар каберлеге бар, анда...

Хәбәрсез югалган су-гышчыларның исемнә- рен торгызу-хәзерге буынның төп бурычы.


Әлеге эшне сугыш булып үткән урыннарда эзләнү эшләре алып барган меңләгән эзләнү отрядлары башкара.
Күптән түгел редакциягә «Хәтер китабы» редакциясеннән Нижегород өлкәсе Сергач шәһәренең «Поиск» клубы әгъзаларыннан җибәрелгән хат килде. Эзләнү белән шөгыльләнүче балалар Сергач шәһәре территориясендә Туганнар каберлеге бар, анда Бөек Ватан сугышы чорында 2871 нче эвакогоспитальдә һәлак булган солдатлар җирләнгән булуы турында хәбәр итәләр. Һәлак булганнарның исемнәре Стеллада урын алган.
-Алар арасында якташыгыз 1905 елда туган, 21 укчылар полкы сержанты, ТАССР Аксубай РВК тарафыннан фронтка алынган Красильников Иван Климентьевичның исеме дә бар. Аның исеме Нижегород өлкәсенең Хәтер китабына кертелгән. 1941 елда аның яшәү буенча адресы: ТАССР, Аксубай районы, Иске Тимошкино авылы. Хатыны Красильникова Степанида Сергеевна. Солдатның туганнарының һәм якыннарының хәбәр бирүен үтенәбез,-дип яза отряд командиры В.Китаева.
Үз чиратында «Хәтер китабы» редакциясе сугышчының исеме онытылмаган, Аксубай районы буенча Хәтер китабына кертелгән, дип белдерә. Аның һәлак булуы турындагы мәгълүмат МО ның Мед-Архив тарафыннан тәкъдим ителгән.
«Хәтер китабы» редакциясе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышының тагын бер солдаты-1916 елда туган Әхмәт Мирзинович (Мирзаевич) Мирзинның туганнарының җавап бирүен үтенәләр. Алар солдатның исемен Интернеттан табалар һәм аның безнең районның Яңа Дума авылы кешесе түгелме икән дип белдерәләр (документларда туганы Макутдинов Минаб күрсәтелгән). Сугышчы 1941 елның июлендә Эстониядә әсирлеккә төшә һәм Көнбатыш Германиянең н.п. Зандбостель яки Форелльруг Сенне Х-В Шталагасында һәлак була. Татарстан мәгълүматлар банкында аның турында мәгълүматлар юк, әгәр дә ки исеме бозып күрсәтелмәгән булса.
Район газетасы сугышчыларның туганнары, якыннарының хәбәр бирүләрен көтеп кала, якташыбыз Мирзин турындагы мәгъ-лүматларны Хәтер китабында мәңгеләштерү, ә Красильников турындагы мәгълүматларны Нижегород өлкәсе эзләнүчеләренә тапшыру өчен без сезнең җавапларыгызны «Хәтер китабы» редакциясенә җибәрәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев