Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ватанның лаеклы улы

    Кәкре Күл төп мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган «Ватанның лаеклы уллары» дигән атналык узды. Атналык барышында барлык сыйныф укучылары үзләренең белемнәрен генә күрсәтеп калмадылар, ә төрле язмышлы кешеләр белән дә очраштылар. Мәктәптә һәр көнне төрле темага багышланган нинди дә булса чара үткәрелде. Төрле уеннар, викториналар, презентацияләр үткәрү укучыларның белемнәрен тирәнәйтте,...

    Кәкре Күл төп мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган «Ватанның лаеклы уллары» дигән атналык узды. Атналык барышында барлык сыйныф укучылары үзләренең белемнәрен генә күрсәтеп калмадылар, ә төрле язмышлы кешеләр белән дә очраштылар.


    Мәктәптә һәр көнне төрле темага багышланган нинди дә булса чара үткәрелде. Төрле уеннар, викториналар, презентацияләр үткәрү укучыларның белемнәрен тирәнәйтте, тормышка карашларын киңәйтте. Ә иң истә калырлык чара-9-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелгән «Хокукый эстафета» уены булды. 9 нчы декабрьдә-илебез Ватан геройларын хөрмәт белән искә алган көнне. Аксубай муниципаль районы прокуроры, отставкадагы майор, юстициянең кече киңәшчесе Илдус Гарифҗан улы Хәйруллин белән очрашу булды. Бу көн юкка гына сайлап алынмады. Чөнки И.Г.Хәйруллинның абыйсы Газинур Гарифҗан улы Хәйруллин 1996 елда «Россия Федерациясе Герое» дигән мактаулы исемгә лаек булган кеше.
    Очрашу 11 нче һәм 9-10 нчы сыйныф укучылары арасында «Хокукый турнир» биреме белән башланып китте. Биремгә сорауларны география һәм җәмгыять белеме укытучысы М.Коннова әзерләде. Сораулар төрле иде, ләкин аеруча кызыклылары «Нәниләр теле белән», «Адвокат конторасы», «Музыкаль конкурс» рубрикаларында яңгырады. Жюри рәисе И.Г.Хәйруллин иде. Турнир җиңүчеләре - 1 баллга күбрәк очко җыйган 11 нче сыйныф укучылары булды.
    Чараның икенче өлешендә мәктәп директоры, тарих укытучысы Н.Воронина Ватан Геройлары көненә багышлап чыгыш ясады.
    Аннан соң укучылар 2010 елда төшерелгән «Кандагар» фильмыннан өзекләр карадылар. Фильмдагы геройларның прототиплары Казан очучылары икәнен белгән балаларның гаҗәпләнүенә чик булмады. Ә безнең кунагыбыз Илдус Гарифҗанович 1995 елның августында талиблар кулына әсирлеккә эләккән ИЛ-76 самолетындагы икенче пилотның туган абыйсы икәнен белгәч, тагын да шаккаттылар.
    1995 елның 3 нче августында Казанның «Аэростан» авиокомпаниясенә караган ИЛ-76 борт экипажы Албаниядән Әфган шәһәре Бәһрамга юл тота. Самолет экипажында җиде Казан кешесе: -командир Владимир Шарпатов, икенче пилот Газинур Хәйруллин, штурман Александр Здора, борт инженер Әсхать Аббязов, радист Юрий Вшивцев, инженерлар Сергей Бутузов һәм Виктор Рязанов була. Самолет бортында халыкара хокук нормалары буенча гуманитар дип исәпләнгән йөк төялгән.
    Кандагар өстендә 8200 метр биеклектә һава судносы командиры В.И.Шарпатов самолетны төшерергә дигән команда ала. Янәшәдә генә Әфган билгеләре булган, дүрт ракета белән коралланган МИГ-21 самолеты күренгәч, җиргә төшеп утырудан башка чара калмый. Шулай итеп Россия очкычы экипажы талиблар кулына 378 тәүлеккә сузылган әсирлеккә төшә. Кыю очучыларны төрмәгә ябалар. Талиб лидерлары даими рәвештә сорау алалар, хезмәттәшлек итәргә чакыралар. Әмма очучылар бирешми. Аларның башында бары бер генә уй бөтерелә-ничек тә булса самолетны алып качу. Алар шулай эшлиләр дә, 1996 елның 16 августында алар үз самолетлары белән качып кайталар.
    Илдус Гарифҗанович шул хакта сөйләгәндә, укучылар тын да алмый тыңладылар.
    1996 елның 22 августында Россия Федерациясе Президентының № 1225 нче Указы нигезендә экипаж командиры Шарпатов Владимир Ильичка һәм икенче пилот Газинур Гарифҗан улы Хәйруллинга Россия Федерациясе Герое исеме бирелә, ә калган 5 экипаж члены Батырлык Ордены белән бүләкләнә.
    Балалар шулай ук «Кандагар» фильмы буенча да бик күп сораулар бирделәр. Ә Илдус Хәйруллин аларның һәр соравына тулы җавап бирде. Бу безнең ватандашларыбызның батыр кешеләр булуына инандыручы файдалы очрашу булды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: