Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ул хәзер хәбәрсез югалган түгел

    2010 елның маенда «Сергей Яковлев исемендәге «Ориент» отряды Новгород өлкәсендә планлы эзләнү эшләре үткәргән вакытта сугышчы җәсәде табыла. Анда аның шәхси әйберләре-кашык, одеколон савыты, ниндидер сүзләр кырып язылган кырыну станогы табыла. Яхшылап укыганда аның бер ягында-Токмин, 1937 г. Сверд...д..овск.Икенче ягында-Свердловск-Шаумяй-Каузное-Двинск-Резекне-41 г.-Валдай-Новгород сүзләре язылган булуы ачыклана. Берләштерелгән мәгълүматлар базасында (ОБД «Мемориал")...

    2010 елның маенда «Сергей Яковлев исемендәге «Ориент» отряды Новгород өлкәсендә планлы эзләнү эшләре үткәргән вакытта сугышчы җәсәде табыла.


    Анда аның шәхси әйберләре-кашык, одеколон савыты, ниндидер сүзләр кырып язылган кырыну станогы табыла. Яхшылап укыганда аның бер ягында-Токмин, 1937 г. Сверд...д..овск.Икенче ягында-Свердловск-Шаумяй-Каузное-Двинск-Резекне-41 г.-Валдай-Новгород сүзләре язылган булуы ачыклана.
    Берләштерелгән мәгълүматлар базасында (ОБД «Мемориал") аңа охшаш кеше табыла «Токмин Мих. Иван., 2 УА, 06.1942 елда Ленинград өлкәсенең Чудовск районында хәбәрсез югалган, тумышы белән Молотовск өлкәсе (хәзерге вакытта Пермь төбәге), Чернушка районы, Каминовск авыл советы, Богатовка авылы, Новокрещен...» (соңгы хәрефләре укылмый).
    «Ватан» («Отечество») МИПЦ www. ipc. aпtat. ru мәгълүматлар базасы буенча Токмин Михаил Ивановичның хезмәт итү урыны: 306 ОЗАД (аерым зенит артиллерия дивизиясе), 2 удар армия, Ленинград өлкәсенең Чудовск районында хәбәрсез югалган. 306 ОЗАД ның сугышчан юлын озак таба алмыйлар. Бары тик ике елдан соң-2012 елның маенда гына Интернеттан дивизионның сугышчан юлы турында белешмә табылды: «Хәрәкәттәге армия составында 1941 елның 22 июненнән алып 1942 елның 1 октябренә кадәр. 1941 елның 22 июнендә ПВО ның 14 бригадасы составында Даугавпилскка дислокацияләнгән. 1941 елның 26 июненнән Даугавпилсктан чыгу башлана. 1941 елның 4 июлендә команда составында - 22, кече команда составында - 39, рядовойлар составында -256 кеше, 85 мм орудия, 3 пулемет җайланмасы, 13 автомашина була. 1941 елның җәендә гаскәрләр белән Новгород оператив төркеме составына керә. 1942 елда Любан операциясендә катнаша, 1942 елның гыйнварында Мясной Бор өзеклегенә керә һәм 2 нче удар армия гаскәрләре чолганышында калып тар-мар ителә. 1942 елның 1 октябрендә рәсми төстә таратыла».
    Социаль челтәр аша Пермь төбәге кешесе белән аралашу вакытында Чернушинск районы газетасы редакторының номерын алу мөмкин була. Телефон аша сөйләшкәннән соң, редактор Ирина Шестаковага бездә булган М.И.Токминга бәйле барлык мәгълүматлар тапшырыла. Аның тарафыннан сугышчының туганнарын эзләү буенча зур эш башкарыла: мәгълүмат радио, телевидение аша тапшырыла, шәһәр, газеталар сайтында урнаштырыла, газета хезмәткәренең Калиновкага барып, аксакаллар белән сөйләшүе оештырыла.
    Күпмедер вакыттан соң Ирина Николаевна Михаил Ивановичның әнисе ягыннан апасы табылуы турында хәбәр итә. Апасы Карманова Лидия Леонтьевна (кыз фамилиясе Новокрещенный) 1937 елда Михаил Ивановичның Свердловскта яшәве, анда эшләве һәм шуннан РККА чакырылуы турында сөйли. Ә Лидия Леонтьевна үзе Чернушкада яши, ничәмә-ничә еллар үткәннән соң туганының табылуы турындагы хәбәргә куанып бетә алмый ул.
    2012 елның 9 июлендә «Ориент» отряды әгъзалары кызылармияченең апасы белән очрашуга чыгып китә. Пермь төбәгенең Чернушка шәһәренә кадәр баргач, Ирина Шестакова белән телефоннан аралаштык. Ул безгә Лидия Леонтьевна һәм аның кызының (солдатның бертуганының кызы) безне көтеп торулары турында әйтте һәм без очрашуга бардык.
    Лидия Леонтьевна һәм аның кызы Людмила безне җылы каршы алдылар һәм солдатны ничек табуыбыз турында җентекләп сөйләвебезне үтенделәр. Апасы энесенең озын буйлы, чибәр егет булуын, әнисе белән кунакка килүләрен, әнисенең аның фронттан язган хатларын ничек укуы турында искә алып сөйләде. Кызганыч, әмма Михаил Ивановичның Свердловсктан туганнары җибәргән фотографияләре сакланмаган. Кырыну станогын тапшырганнан соң, аны искә алып, рәхмәтләр әйтеп хушлашып без ерак юлга-Татарстанга юл алдык.
    Без «Маяк Приуралья» газетасы редакторы Ирина Николаевна Шестаковага һәм аның кул астында эшләүче хезмәткәрләргә солдатның туганнарын табуда бәя биреп бетергесез ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерәбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: