Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих мизгеле

Укучылары белән горурлана

Иң өлкән белем бирү учреждениеләренең берсе-Кәкре Күл урта мәктәбендә юбилей кичәсе тантаналы, шул ук вакытта дулкынландыргыч мохитта үтте. Безнең хәтердә нык сакланганы-ул мәктәп еллары. Иң авыр минутларда безнең күңелләребезне җылыткан яраткан укытучыларыбыз образы безне олыгайган көнебезгә кадәр озата килә. Шуңа бәйрәмнең ветеран-педагогларны хөрмәтләүдән башлануы бик урынлы булды. Район башлыгы Камил...

Иң өлкән белем бирү учреждениеләренең берсе-Кәкре Күл урта мәктәбендә юбилей кичәсе тантаналы, шул ук вакытта дулкынландыргыч мохитта үтте.


Безнең хәтердә нык сакланганы-ул мәктәп еллары. Иң авыр минутларда безнең күңелләребезне җылыткан яраткан укытучыларыбыз образы безне олыгайган көнебезгә кадәр озата килә. Шуңа бәйрәмнең ветеран-педагогларны хөрмәтләүдән башлануы бик урынлы булды.
Район башлыгы Камил Гилманов сугыш чоры укытучылары Наталья Игнатьевага, Анастасия Чернобровинага, Александра Воронинага, Мария һәм Геннадий Агафоновларга, Галина Кузьминага Мактау грамоталары тапшырды. Мәктәп директоры Наталия Воронина тантанада катнаша алмаган Мария Матросова, Галина Коновалова, Анатолий Самаренкиннар хезмәтен дә билгеләп үтте.
Наталия Воронина үз чыгышында билгеләп үткәнчә, күптән түгел якты дөньядан киткән, коллективны 20 ел җитәкләгән Иван Лазарев, директорлар В.С. Матросов, А.Т.Чернобровин, Н.Я.Самаркин, укытучылар А.С. һәм В.И.Рожковлар, К.П.Елисеева, Е.П.Кузьмина, Т.Р.Самаренкина, Н.С.Лапшоваларның исемнәре мәктәпнең берничә буыны белән бәйле, дип билгеләп үтте.
...Мәктәпнең бай тарихы 1862 елның гыйнварында мәгърифәтче Александр Белов тарафыннан бер класслы училище буларак оешудан башлана. 10 елдан соң алга таба белем бирү өчен средство җитмәүгә бәйле, училище ябыла һәм земствода күрсәтелгәнчә, 1872 елда ул үз эшен яңарта.
1890-91 елларда училище каршында ятим балалар өчен приют оештырыла һәм анда һөнәри класс ачыла, анда ятимнәрне токарь һәм столяр эшләренә өйрәтәләр. Училищеның һөнәри классы уездагы барлык мәктәпләр өчен җиһаз җитештерә. 19 гасыр азагы-20 гасырның беренче яртысында укытучылары: Капитолина һәм Александр Гаевлар, Виктор һәм Лидия Полыкало, Николай Воронцов, Дмитрий Пасаженков, ирле-хатынлы Петряевлар, Тихомировлар, Добронравовлар авыр шартларда, матди кыенлыклар кичереп авыл балаларын грамотага өйрәтәләр.
1931 елга кадәр ул башлангыч мәктәп булып тора. Укуларын дәвам итәргә теләүчеләр Чистайга укырга керәләр, ә 1929 елдан Савруш җидееллык мәктәбендә белем алалар. 1932 елдан алып 1940 елга кадәр политехник мәктәп булып тора, аның 20 гектар җире була. Анда җиләк-җимеш бакчасы, умарталык була, сарыклар, дуңгызлар, сыерлар асрала. Укучыларны элеккечә столяр эшенә өйрәтәләр. 1933-34 елларда беренче тапкыр чыгарылыш була, 25 укучы Кәкре Күл җидееллык мәктәбен тәмамлый. 1959 елда ул сигезъеллык итеп үзгәртелә. Ә 1965 елдан урта мәктәп буларак эшли башлый. Әлеге чор эчендә аны 1021 укучы тәмамлый.
Мәктәп үз укучылары белән горурлана. Алар арасында Советлар Союзы Герое Григорий Романов, су асты базасы ракеталары конструкторы Юрий Крайнов, техник фәннәр кандидаты, профессор Иван Кузнецов бар.
Мәктәпкә юбилейны лаеклы каршылауда район башлыгы Камил Гилманов, «ТАТЕХ» ААҖ генераль директоры Ирек Хәйруллин, «ТАТЕХ» ДДПТ управляющие Юрий Ильин, Аксубай май заводы директоры Юрий Седов, авыл җирлеге депутаты Алексей Данилов ярдәм кулы суздылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев