Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих мизгеле

Тарихны тере сүз белән өйрәтергә

Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү - район ветераннар оешмасы эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе. Ветераннар советы бу эшне уңышлы башкара. Һәм ул җимешләрен дә бирә. Әмма патриотик юнәлешне активлаштырырга, яшьләр белән очрашуның яңа алымнарын эзләргә кирәк. Ветераннар оешмасының район семинарында боларның барысы да билгеләп үтелде. Семинарга бик күп кунаклар килде....

Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү - район ветераннар оешмасы эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе.

Ветераннар советы бу эшне уңышлы башкара. Һәм ул җимешләрен дә бирә. Әмма патриотик юнәлешне активлаштырырга, яшьләр белән очрашуның яңа алымнарын эзләргә кирәк.
Ветераннар оешмасының район семинарында боларның барысы да билгеләп үтелде. Семинарга бик күп кунаклар килде. Алар арасында безнең район турында берничә тапкыр фильм төшергән республика телевидениесе корреспонденты Камил Арифуллов, Әлки, Алексеевск, Нурлат, Спас һәм Яңа Чишмә районнарының ветераннар советы вәкилләре бар иде. Очрашуда Руфина һәм Евгений Копоневлар башкаруында, батырларча һәлак булган Филипп Мазилинга багышлап иҗат ителгән җыр да яңгырады.
Аксубай делегациясенең якташларыбыз һәлак булган Белоруссиягә баруы турындагы "Рядовые России" циклыннан һәм Җиңү Көнендә Филипп Мазилин һәм Шакир Әхмәтҗановка стела ачуга багышланган фильмнарны тәкъдим итү теманы дәвам итте. Бу күренешләр семинарда катнашучыларны ачык һәм конструктив әңгәмәгә этәрде.
- Яшьләр - безнең киләчәгебез, - дип билгеләп үтте үзенең мөрәҗәгатендә Евгений Копонев. - Бүген пионерия дә, комсомол да юк, элекке йолалар юкка чыкты. Яшьләр өлкән буынның аларга нәрсә калдыруы хакында белергә тиеш. Һәм бу эштә без аларга ярдәм итәргә хокуклы - алар белән очрашырга, үткәннәр, каһарман шәхесләр турында сөйләргә. Мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Вячеслав Миронкин патриотик тәрбия бирү буенча класстан тыш эшнең ничек җайга салынуы турында сөйләде.
- Район укучыларының 80 проценты (2699 дан артык бала) класстан тыш эшләргә җәлеп ителгән, - дип ассызыклады ул. - Мәктәпләрдә түгәрәкләр, музейлар эшли, анда сугыш экспозицияләре төп урынны били. "Бердәмлек" балалар оешмасы союзы район укучыларын берләштерә. Аның программасы кызыклы һәм бай, балалар өчен үсеш, танып-белүдә яңа офыклар ача. Музей эшләре дә югары дәрәҗәдә. Балалар китапханәсе мөдире Валентина Давыдова китапханә диварларында патриотик теманың ничек ачылуы хакында сөйләде, төрле яшьтәге укучылар өчен хәрби темага багышланган әдәбият җитмәүгә бәйле проблема белән уртаклашты. Иске Үзи мәктәбе музее эшчәнлегенә Борис Захаров тукталды.
- Яшьләр белән аралашканда аларның нәрсә белән кызыксынуларын, карашларын белергә кирәк, - дип ассызыклады үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров.
Ветераннар советы рәисе Галина Бобкова семинарга йомгак ясап, яшь буын белән эшләүдә күзгә-күз очрашып сөйләшү, кырыс сугыш елларын кичергән ветераннарның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының тере образы патриотик тәрбия бирүдә әһәмиятле урын били, дип билгеләп үтте. Җирле ветераннар оешмалары патриотик юнәлештәге чараларны оештыруда авыл җирлекләре башлыкларының төп ярдәмчеләре булырга тиеш, чакырганны көтеп ятарга түгел, чараларда, очрашуларда өч буын бергә катнашырга тиеш. Уртак программалар - ватанпәрвәрлек тәрбияләүнең иң яхшы алымы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев