Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих мизгеле

Полкташ дусларым, сез кайда?

Фронтовикларның дуслыгы нык. Ничәмә-ничә язлар үтсә дә, сугышта катнашкан һәр кеше үзенең полкташ дусларын онытмый. Чистай шәһәре кешесе Борис Нагибин 90 нчы елларда үзенең сугыш истәлекләрен «Чистай хәбәрләре» газетасында бастырып чыгара. Анда ул 100 нче Свирск Кызыл Байраклы һава-десант гвардия дивизиясенең сугышчан юлы, анда хезмәт иткән сугышчы-десантчылар турында бәян итә....

Фронтовикларның дуслыгы нык. Ничәмә-ничә язлар үтсә дә, сугышта катнашкан һәр кеше үзенең полкташ дусларын онытмый.


Чистай шәһәре кешесе Борис Нагибин 90 нчы елларда үзенең сугыш истәлекләрен «Чистай хәбәрләре» газетасында бастырып чыгара. Анда ул 100 нче Свирск Кызыл Байраклы һава-десант гвардия дивизиясенең сугышчан юлы, анда хезмәт иткән сугышчы-десантчылар турында бәян итә. Әлеге мәкаләләрендә ул безнең якташыбыз Николай Жарков исемен дә берничә тапкыр телгә ала. Ә 100 нче ВДД гвардиясе ветераннар советы дивизия ветераннары исемлеге кертелгән хәтер китабын бастырып чыгарды. Анда да Аксубай кешесе Николай Иванович Жарковның исеме урын алган.
Сугыш тәмамланганнан соң илле ел үткәч бер-берсен әлеге китап аша тапкан фронтовиклар Борис Петрович белән Николай Иванович хат аша аралаша башлыйлар. Николай Иванович әлеге хатларны кабат сугыш елларына әйләнеп кайтып, полкташының ныклы җилкәсен кабат янәшәсендә тоеп, кат-кат укып, бүген дә кадерләп саклый. Ул үзенең беренче хатында болай дип яза.
«Хөрмәтле полкташым, Николай Иванович!
Ялгышамдыр бәлки, әмма Николай Жарковның 1943 елның июлендә Мәскәү янындагы Роменск шәһәрендә формалашкан 10 нчы һава-десант гвардиясе бригадасының 3 нче батальоны миномет ротасы минометчысы булуын бөтен күңелем белән сиземлим.
Ике мизгел истә калган, Карелия фронтында төне буе диярлек сазлыкта ятканнан соң безгә бераз җылыныр өчен учак ягарга рөхсәт иттеләр. Учак өстенә снаряд төшеп, синең шинелең снаряд кыйпылчыкларыннан теткәләнеп бетте, син шул вакытта аны истәлек итеп, һичшиксез, үзем белән өйгә алып кайтачакмын, дидең. Әйдә, солдатларча «син» дип сөйләшик әле, алай күңелгә якынрак.
Бүлек командиры Ципахинның безнең күз алдыбызда һәлак булуын, Бугровның яраланганын хәтерлисеңме? Безнең гвардия ротасы командиры өлкән лейтенант К.Н.Превоның миномет утын ничек оештыруын һәм бер миномет расчетының минасы шунда ук баш өстендәге агач ботагын сындырып шартлавы да исеңдәдер әле. Калининград шәһәреннән 14 километр ераклыкта, урманда урнашкан землянкалардагы хезмәт вакыты да шулай ук истә калырлык мизгел булды. Фронттан миномет ротасыннан икәү-син һәм мин генә исән-имин әйләнеп кайтык. Яшь солдатлар килде һәм шунда ук аэростаттан парашюттан сикерүләр башланды. Яшь солдатлар парашютларны беренче тапкыр шунда күрделәр.
Аннан соң-эшелон, Венгрия, Кечкемет шәһәре-3 нче Украина фронты... Әнием миңа, син йөзлек белән тудың, дия иде һәм ул хаклы да булгандыр, бәлки, чөнки тормыш юлымда нинди генә очракларга юлыгырга туры килсә дә, мине фәрештәләр саклап килде...»
Кызганыч, хат авторы якты дөньяда юк инде, ветераннар сафы елдан-ел сирәгәя бара.
Ә Николай Иванович Җиңү Көнен полкташларын, фронт юлын кабат-кабат искә алып, күтәренке рух белән каршылый.
17 яшьлек егет 1943 елның февраленнән Суздаль шәһәрендә урнашкан Винниц пехота училищесында өйрәнүләр үтә. Июнь аенда исә училищега солдатларны десант бригадасына сайлап алу комиссиясе килә. Николай Иванович Мәскәү янындагы Роменск шәһәрендә урнашкан 301нче полк 10 нчы ВДД бригадасының 3 нче парашют-десант батальонына менә шулай эләгә. Десантчылар мәктәбен үткәннән соң, 1941 елның июнендә аларны Карелия фронтына озаталар. Ул Көньяк Карелияне азат итүдә Свирск-Петрозаводск басып алу операциясендә катнаша, яралана, контузия ала. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Ә икенче «Батырлык өчен» медален ул Вена янындагы бәрелешләр өчен ала. Н.Н.Жарков I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Венаны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Николай Жарков 100 нче Свирск Кызыл Байраклы һавадесант гвардия дивизиясе 10 нчы һавадесант гвардиясе бригадасының 3 нче батальоны миномет ротасы