Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих мизгеле

Мәктәп–безнең горурлыгыбыз

Безнең мәктәп быел җәй 150 еллык юбилеен билгеләп үтте. Без хәзер олы кешеләр һәм безнең балаларыбыз һәм оныкларыбызга, бөтенебезнең дә горурлыгы булган туган мәктәбебезнең бай тарихын мирас итеп калдырасыбыз килә. Кызганыч, әмма без аның үткәне турында белмибез һәм үзебезнең кече ватаныбыз Сөнчәле төбәгеннән еракта яшибез. Сездән безнең мәктәп турында кыска...

Безнең мәктәп быел җәй 150 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Без хәзер олы кешеләр һәм безнең балаларыбыз һәм оныкларыбызга, бөтенебезнең дә горурлыгы булган туган мәктәбебезнең бай тарихын мирас итеп калдырасыбыз килә. Кызганыч, әмма без аның үткәне турында белмибез һәм үзебезнең кече ватаныбыз Сөнчәле төбәгеннән еракта яшибез. Сездән безнең мәктәп турында кыска гына булса да мәгълүмат бирүегезне үтенәбез, бу күпләргә кызыклы булыр иде. Ә безнең туганнарыбыз аны безнең өчен саклар иде.

Сөнчәле мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары.

...Василий Волков үзенең «Туган ягым, Аксубай» китабында язганча, беренче шәхси мәктәп 1861 елның 22 сентябрендә Сөнчәледә ачыла. Әмма хөкүмәт тарафыннан хуплау тапмау һәм укытучылар җитмәү сәбәпле ул әле ябыла, әле яңадан ачыла.
1873 елда мәктәптә Архип Яковлев бераз эшләп ала. Ул үз эшен яңа укытучы Павел Николаев килү белән 1874 елның февралендә башлап җибәрә. Һәм бары тик 1875 елда Казан укытучылар семинариясе чыгарылыш укучысы Гурий Федоров мәктәпкә эшкә килгәч кенә, земство тарафыннан кабул ителә. 1879 елның сентябреннән алып 1880 елның сентябренә кадәр Сөнчәледә Чуаш Чабаксарында туып үскән, Симбир чуаш мәктәбе чыгарылыш укучысы Никифор Охотников мөгаллимлек итә.
Октябрь башында класста бары тик алты бала гына пәйда була, бу крестьяннарның белемгә кызыксынуы булмау белән аңлатыла. Шул вакытта яшь укытучы фәннәрне чуаш телендә укыта башлый. Ул үз алдына мәктәп эшләп килгән 15 ел дәвамында бер генә тапкыр да күзәтелмәгән өлкән сыйныф укучыларын уку елы агымында чыгарылыш укчылары итеп әзерләү бурычын куя. Кышка Н.М.Охотниковның уңышлары күз алдында була-укучылар саны 25 кә җитә, алар арасында җиде кызның булуы, шулай ук мөһим.
...Тыйнак һәм ихтирамлы укытучы авыл вакыйгалары эчендә кайнап, крестьяннар тормышы белән яшәргә тырыша. Укытучының мәктәп хорын оештыруы крестьяннар күңеленә хуш килә, аларның күбесе хорда җырлый башлыйлар. Хор чыгышын тыңларга, бигрәк тә чиркәү хезмәте вакытында, күрше авыллардан да киләләр. 1879 елның көзендә Охотников олы кешеләр өчен мәктәп ача, шуның нигезендә сөнчәлеләр үз балаларын Симбир чуаш мәктәбенә укырга җибәрә башлыйлар...
Н.М.Охотниковтан соң Сөнчәле училищесында С.Н.Тимирясов, Г.С.Степанов, Е.П.Болгарский, А.И.Удяков эшли. Мәгариф энтузиасты Тихон Миронович Абруков үз өендә авылның өлкән кешеләре өчен мәктәп ача. 1907 елда мәктәптә, уездның барлык бер класслы земский училищеларында да 4 еллык уку курслары билгеләнә. 1912 елда авылда яңа училище бинасы төзелә.
1915 елда Сөнчәле башлангыч мәктәбенә математика укытучысы Тамасов Степан Тимофеевич җитәкчелек итә. Чистай хатын-кызлар гимназиясендә сигезенче сыйныфны тәмамлаган Афанасьева Варвара Павловна икенче укытучы була.
1918 елның көзендә Чистайда чуашлар съезды үтенече буенча, Сөнчәледә Чуаш семинариясе ачыла һәм ул тиздән өч еллык педагогик курслар буларак үзгәртелә.
Оештыру чорында курсларга Абруков Прохор Тарасович җитәкчелек итә. Бер елдан соң математика укытучысы Собель Степан Феофонович мөдир итеп билгеләнә, ә 1920 елда Эсливанов Василий Николаевич алмаштыра.Ул киң күңелле кеше һәм абруйлы җитәкче була.
Курслар башлангыч мәктәп бинасының дүрт сыйныф бүлмәсендә һәм өстәп төзелгән биш почмаклы бинада урын ала. Классларның берсендә спектакльләр кую өчен сәхнә булдырыла. Курслар ачылу белән, Сөнчәле Кама аръягы чуашлары өчен мәгариф үзәгенә әверелә. Гәрчә, бу Россия өчен авыр вакытлар булса да, яшьләрдә белемгә омтылу дәрте көчле була.
...Тулай торак булмау сәбәпле, башка районнардан килүчеләр фатирда торып укыйлар. Кышкы озын кичләрдә, чыра яктысында дәресләргә әзерләнәләр. Укучылар үзләренә белем биргән укытучылар: тел белгече Сорокина Наталья Никитичнаны (ир фамилиясе Абрукова), географ Миссюра Александр Титовичны һәм аның тормыш иптәше, француз теле укытучысы Нина Сергеевнаны, 1918 елда немецлар басып алганнан соң Украинадан куылган биология укытучысы Абруков Евгений Тихоновичны һәм математика укытучысы Томасов Степан Тимофеевичны хөрмәт итәләр.
Ашханәдә укучыларны көненә бер тапкыр ашаталар. Беренче вакытта азык-төлек стипендия хисабына сатып алына, ә соңрак ярдәмче хуҗалыктан керә башлый. Уку бинасына бүлеп бирелгән 52 дисәтинә җирдә яшелчә үстерелә. Үзләренең фермалары да була, анда дуңгызлар һәм үгезләр үстерелә, сыер асрала.
1921 елда корылык алып килгән ачлык нәтиҗәсендә күпләр дәресләргә йөри алмыйлар һәм 1922 елның гыйнварында ТАССР Наркомпрос карары белән курслар ябыла. Укучыларның бер өлеше-Чистай педтехникумына, икенче өлеше Казан чуаш педтехникумына күчерелә.
1932 елда Сөнчәледә педагогия техникумы ачыла, анда Ефрем Еллиев методист булып эшли. 1935 елда Сөнчәле педагогия техникумы район үзәгендә яңа гына төзелгән бинага күчерелә һәм Аксубай чуаш педагогия училищесы итеп үзгәртелә. Ә Сөнчәледә шул ук уку бинасында урта мәктәп ачыла.
Әлеге мәктәптән галим-физик Сергей Абруков, Николай Савруков, Анатолий Самаренкин, Казан Авиация университеты ректоры Николай Абруков кебек күренекле кешеләр чыккан һәм аларның исемнәрен без алга таба да ишетербез әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев