Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих мизгеле

Кабат мәктәп елларына кайттыларһ

Узган шимбәдә Аксубай лицеенда 1954-1959 нчы елларда туган чыгарылыш сыйныф укучыларының очрашуы үтте. Күркәм гадәт буенча алар һәр елны августның беренче шимбәсендә үзләре белем алган мәктәпкә җыелалар. Бу еллар чыгарылыш сыйныф укучылары арасында Икътисад, идарә һәм хокук институты ректоры Виталий Тимирясов, фәннәр докторы Луиза Горина (Знаменьщикова), күренекле фотограф Владимир Зотов,...

Узган шимбәдә Аксубай лицеенда 1954-1959 нчы елларда туган чыгарылыш сыйныф укучыларының очрашуы үтте.


Күркәм гадәт буенча алар һәр елны августның беренче шимбәсендә үзләре белем алган мәктәпкә җыелалар. Бу еллар чыгарылыш сыйныф укучылары арасында Икътисад, идарә һәм хокук институты ректоры Виталий Тимирясов, фәннәр докторы Луиза Горина (Знаменьщикова), күренекле фотограф Владимир Зотов, медицина фәннәре кандидаты Луиза Фәзлиева (Гыйляҗиева), Юрий Роҗдественский бар.
Бу көнне чыгарылыш укучыларын котларга район башлыгы Камил Гилманов, мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина, мәктәп директоры Вячеслав Миронкин килде. Җыелучылар мәктәп бинасының капиталь ремонтлануын, аның лицей статусы алуын, бүгенге көндә үзләренә тормышка юллама биргән районның күзгә күренеп үзгәрүен күреп шатландылар.
Район башлыгы Камил Гилманов районда барган үзгәртеп корулар, төзелеш, социаль-мәдәни-көнкүреш объектларын капиталь ремонтлау турында сөйләде.
Мәктәп директоры Вячеслав Миронкин белән белем бирүдә инновацион технологияләрдән файдалану, һәр класста интерактив такталар, видеопроектлар, электрон көндәлекләр һәм күп кенә башка нәрсәләр турында сөйләшү илленче еллар укучылары арасында бәхәс уятты, алар үзләренең нинди шартларда белем алуларын искә төшерделәр.
Чыгарылыш укучылары очрашуга үзләренең укытучылары- Нина АлександровнаТелешева һәм Елисей Мурзич Тимирясовны чакырганнар, үзләренең, уңышлары һәм казанышлары турында сөйләделәр, истәлеккә фотога төштеләр. Әлеге мәктәпне тәмамлаган Евгений Копанев аларга үзенең шигырьләрен укыды.
Табигый ки, 1954-1959 нчы еллар чыгарылыш укучылары-пенсионерлар, әмма аларның очрашу вакытында бер-берсенә исемнәре белән дәшүләрен, шаяртуларын күреп, бер дә алай димисең. Үзләренең күтәренке күңелләре белән һаман да яшь булып калуларын күрсәттеләр алалар.
Чыгарылыш укучыларының берсе -Луиза Знаменьщикова: Озак яшәгән саен күпне беләсең, вакыйгалар эчендә кайныйсың, ә бу безнең өчен плюс кына, безнең кабат бергә очрашуыбызга шанс күбрәк дигән сүз",- дип бик дөрес билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев