Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих мизгеле

Изгелекле эшләр

Мөселманнарның иң газиз, иң кадерле, зур бәйрәме-Корбан гаете алдыннан, Гарәфә көн Чәтрән авылында авылга нигез салынган чорлардагы (ХVII гасыр урталарыннан) беренче зират мәйданының тирәсен яңадан тотып алу һәм мәгълүмати язулы таш кую вакыйгасы булды. Гарәфә көн өйлә намазыннан соң, Чәтрән авылы халкы авылның йөзьяшәр мәчетенең кыйбла ягындагы мәйданына җыелды. Авыл...

Мөселманнарның иң газиз, иң кадерле, зур бәйрәме-Корбан гаете алдыннан, Гарәфә көн Чәтрән авылында авылга нигез салынган чорлардагы (ХVII гасыр урталарыннан) беренче зират мәйданының тирәсен яңадан тотып алу һәм мәгълүмати язулы таш кую вакыйгасы булды.



Гарәфә көн өйлә намазыннан соң, Чәтрән авылы халкы авылның йөзьяшәр мәчетенең кыйбла ягындагы мәйданына җыелды. Авыл тарихына кагылышлы риваятьләрдә бу урында Чәтрәннең беренче зираты булганлыгы әйтелә. Төрле чорларда очраклы казу эшләре вакытында каберләргә тап булу, кеше мәете сөякләре чыгу очраклары да мәгълүм. ТР милли архивыннан алынган, авылның 1794 елгы план картасында да бу урында зират булганлыгы күрсәтелгән.
Еллар үтү белән аның тотып алынган тирәләре череп, җимерелеп юкка чыккан. Үткән гасырның 80 нче еллары азагында бу мәйдан яңадан тотып алынган иде. Ләкин 15-20 ел узгач, аны авылны су белән тәэмин итү башняларының тирәсен тотып алырга кирәк дигән сылтау белән сүттереп алдылар. Авылыбызның изге урыны аша автомобиль юлы, кешеләр сукмагы салынды. Өлкән буын кешеләренең, аеруча дин тотучыларның бу эшкә күңелләре рәнҗеде, эчләре пошты.
Авылдашыбыз, хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәре җылылык челтәре предприятиеләренең генераль директоры булып эшләүче Сәгыйт Мөбәрәкҗан улы Вәлиуллин бу турыда белгәч, беренче зират мәйданын яңадан тотып алу һәм мәгълүмати язулы таш кую эшләрен үз өстенә алуын белдерде. Ураза гаетеннән соң, ул авыл җитәкчеләре һәм өлкәннәр белән очрашып, бу изге эшне Корбан гаетенә кадәр башкарып чыгарга ниятләвен дә әйтте.
Изге эшкә Аллаһының ярдәме булып, эш әйтелгән вакыттан алда тәмамланды. Зират тирәсен тотып алуның гамәли эшләрен авылдашлар Тәлгат Вәлиуллин һәм Илдус Җәлалетдинов зур теләк һәм осталык белән башкарып чыктылар. Халык күп йөри торган җирдәге койманың махсус уентылы урынына:
Бисмилләһир-рахмәәнир-рахим!
Бу мәйданда Чәтрән авылының беренче зираты булган (ХVII гасыр урталарыннан), дип язылган мәрмәр таш та куелды. Коймаларны буяту, агачлар утырту эшләрен авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров оештырды. Йөзләп яшь чыршы үсентеләрен укытучы Замир Батыршин җитәкчелегендә мәктәпнең чыгарылыш сыйныфы укучылары һәм ветераннар утырттылар.
Яңадан тотып алынган беренче зират янында уздырылган чарада хәзрәт Фазыл Шәһиәхмәтов корьән укып, бу урында дәфен кылынмыш мәетләр рухына дога кылдырды.
Чыгыш ясаучылар Фәһим Кәбиров, Факия Мотыйгуллина, Шәүкәт Кәбировлар бу изге эшне башкаручыларга, аеруча шактый материал-финанс чыгымнарын үз өстенә алган Сәгыйт Вәлиуллинга олы рәхмәтләрен һәм изге теләкләрен җиткерделәр. Гомумән Сәгыйт әфәнденең бу эше үзенең туган авылы өчен эшләгән беренче һәм соңгы эше түгел. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә төзелгән обелискны реконструкцияләү, авылның хәзерге зиратын тотып алу, коймаларны буяту, җәмигъ мәчетнең 100 еллыгын уздыру, үзенең белем алган мәктәбенә, «Туган як» музеена спонсорлык ярдәме күрсәтү, алдагы буыннардагы авылдашларыбыз, Чәтрән авылы тарихында тирән эз калдырган шәхесләр - Әүлия Хәлид бабай Чәтрәни һәм мәгърифәтче, язучы, публицист, журналист, ислам дине белгече Галиәсгар Гафуров-Чыгтай каберләренә чардуган һәм кабер ташы кую кебек эшләрне башкаруда да ул зур өлешен кертте. Аның киләчәктәге хыялы - бала чагында уйнап, маллар көтеп йөргән Чәтрән елгасы башындагы Саксар чишмәсен тазарту-яңарту.
Мондый эшләргә кеше бары тик үзенең кече Ватанын, аның кешеләрен, табигатен чиксез яратулар аша гына килә ала. Чәтрәнлеләргә үз авылының чын патриоты Сәгыйт Вәлиуллин белән чын-чынлап горурланырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев